Казанда сәүдә үзәгендә янгын мәйданы ун тапкырга артты [фото, видео]

-- Лэйсирэ

Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы ун тапкырга артты , ул 20дән 200 квадрат метрга кадәр җиткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыгуын хәбәр ителде. Урында Казан янгын- коткару гарнизонының 300дән артык хезмәткәре эшли. Төтенләнгән бинадан 20 хезмәткәр һәм сак хезмәтендәге кешеләр чыгарылган. Зыян күрүчеләр юк. Коммуналь хезмәт күрсәтү машиналары янгын урынына су ташый.

Янгын урынына Казан мэры Илсур Метшин, Россия Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарә җитәкчесе Алексей Соколов һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин килде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре күчмә лабораторияләр ярдәмендә экологик хәлне контрольдә тота.

Татар-информ

Бәйле