Йомырка пирожкие рецепты

-- Лэйсирэ

Йомырка пирожкие аеруча шушы вакытта тәмле була. Бакчада утыртып куйган суганнар да бу вакытта матур булып кыякланып утыра. Шуңа, телисеңме, теләмисеңме, йомырка пирожкие пешерергә кала.

Камырга кирәк:
3 аш кашыгы үсемлек мае
1 чәй калагы тоз
1 аш кашыгы шикәр комы
3 аш кашыгы он
1 стакан кайнар су
1 стакан җылымса су
1,5 чәй калагы чүпрә
3 йомырка сарысы
Чама белән он

Эш барышы:
1.Башта 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы онны бутыйбыз да, шуның өстенә 1 стакан кайнар су салабыз.
2. Аннары тиз-тиз генә болгатабыз.
3. Камыр бераз суынгач, өстенә 3 йомырка сарысы, 1, 5 чәй калагы чүпрә, 1 стакан җылымса су һәм он салып камыр басабыз.
4.Җылы урынга кабарырга куябыз.
5.Ул кабара торган арада йомырка белән яшел суганнан эчлек әзерлибез. Эчлеккә, йомырка белән яшел суганнан тыш, тоз гына сибәбез, башка әйбер салмыйбыз.
6.Камыр кабаруга, пирожкилар ясап, пешерә дә башлыйбыз.

Бер генә нәрсәне аерып әйтәсе килә. Пешерә башлар алдыннан пирожкиларны ким дигәндә 20 минут өстен каплап бераз ял иттерсәгез, үсемлек мае янына бармак башы кадәр генә туң май салсагыз, беренче ягын пешергәндә табаның капкачын ябып торсагыз, пирожкиларыгыз тагын да уңыбрак пешәр.

Өй эчегез — нурлы-бәрәкәтле, чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

Венера МӘҖИТОВА.

Бәйле