Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенә

-- Лэйсирэ

Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында татар телендә “Мулла” кинофильмы күрсәтелде, төшерү төркеме вәкилләре белән очрашу узды. Ә асылда бу безне әйләндереп алган чынбарлык, хәттә ки имансызлык белән күзгә-күз очрашу булды.

Фильм күрсәтеләчәк залга килеп керү белән эчкә җылы йөгерде. Тулы ук булмаса да, залда кеше ярыйсы гына иде. Күпчелекне яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар, авыллардан килгән имамнар тәшкил итте сыман. Ара-тирә яшьләр дә күренде, кечкенә балаларын ияртеп килүчеләр дә бар иде. Әлеге фильм драматург Туфан Миңнуллинның берничә театр тарафыннан куелган, танылу тапкан “Мулла” пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Шул ук вакытта сюжетка яңа образлар, эчтәлекне тагын да тирәнәйткән яңа күренешләр дә өстәлгән. Фильм төрмәдәге вәхшилекне күрсәтү белән башланып китә: тоткыннар арасында аяусыз сугыш бара. Мондый җирдән бары көчле рухлы кеше генә кешелеген югалтмыйча, сынмыйча, күңелен пычратмыйча чыга ала. Фильм авторлары шул рәвешле тамашачыны төп герой – Әсфәндияр белән таныштыра. Әлеге рольне Әтнә дәүләт театры баш режиссёры Рамил Фазлыев башкарган, ул шулай ук фильмны куючы режиссёр да. Һәм әйтергә кирәк, аның бу образына чын-чынлап ышанып карап утырдым.

Төрмәдән чыккач Әсфәндияр туганы, эре бизнесмен Самат Закирович белән очраша. Әлеге каршылыклы образны танылган артист Наил Дунаев башкарган. Кайчандыр бабасы авыл мәчете манарасын кискән Самат Закирович хәйрия белән актив шөгыльләнә, туган авылында мәчет төзеткән.

“Мәчет бар – кешесе юк” дип кабатлады ул берничә тапкыр. Чыннан да, кайчандыр зур булган татар авыл тарала, бетү алдында тора, аңа имансызлык куркынычы да яный. Һәм бу очракта ул авыл татар халкының үзен гәүдәләндерүе аңлашыла.

Фильмда Татарстан артистлары гына түгел, танылган актёр Марат Башаров та катнашкан. Дөрес, кечкенә генә рольдә. Әмма баулылар белән очрашуга килгән фильм продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны чакыруына үкенеп тә алуы хакында белдерде. Мәсәлән, актёрның бер эш көне 300 мең сумга төшкән.

Баулылар төшерү төркеменә биргән сораулар, фильм хакында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасында укырга мөмкин.

Фарида Зиярова, bavly-tat.ru

Бәйле