Өшкерүче Нуретдин хәзрәт Мирзаев: «Бозымны бары тик догалар…»

Аллаһы Тәгалә җир йөзендә һәр авырудан дәва бар дигән. Шуңа да кеше беркайчан да өметен өзәргә тиеш түгел. Кемгәдер беренче өшкерүдән үк сихәт иңә, ә кемдер айлар буе йөрергә мөмкин.

Өебездә бер бүлмә бар, анда йокларга ятсам һәрвакыт саташып чыгам, куркып уянам. Янәшәдә кемнеңдер басып, күзәтеп торуын сизәм. Билгеле, бу хакта кешегә сөйләп йөргәнем булмады, сәбәпләрен дә ачыкларга тырышмадым. Бу аңлатып булмаслык хәлгә җавапны очраклы рәвештә генә, чираттагы язмам герое белән әңгәмә корган вакытта таптым. Аның белән инде газета укучыларыбыз яхшы таныш. Ул – Чаллы шәһәрендә дистә еллар кешеләрне Коръән аятьләре белән өшкереп дәвалаучы Нуретдин хәзрәт Мирзаев. Бу юлы исә без аның белән инде борынгы заманнардан ук килүче бик начар күренеш – бозым, сихер хакында сөйләшеп алырга булдык. Белемле кеше – калканлы кеше, дип юкка гына әйтмиләр бит. Фән тарафыннан кабул ителмәсә дә, кайвакыт акыл ияләре дә җавап таба алмаган хәлләр һәм алардан саклану хакында белеп торуыбыз беребезгә дә комачау итмәс. Әңгәмәдәшебез дә нәкъ менә шул фикердә.

– Нуретдин хәзрәт, динебез бозым, сихер, күз тию очракларының барлыгын таный. Таный гына түгел, алардан саклану ысулларын да тәкъдим итә. Тик моның өчен «дошманыңны» биш бармагың кебек яхшы белү шарт. Гадәти авырудан тискәре энергия ярдәмендә ясалган чир-зәхмәт нәрсәсе белән аерыла соң?

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әйе, кызганычка каршы, бозым ясаучылар да, аңа юлыгучылар да бар. Сихерләнүнең иң төп билгеләренең берсе – ул тәнеңдә аңлатып булмаслык бер сәбәпсез авыртулар сизү. Алар әле бер, әле икенче урында чиратлашып, кабатланып торырга мөмкин. Мисал өчен, башта синең йөрәгең чәнчеп авыртып ала, 1-2 минуттан инде ашказаның ярсый, аннары кул, аяк буыннары сызлый. Кыскасы, тән буйлап сикереп авырту йөри. Шулай ук кешенең башы әйләнергә, йокысы югалырга, күңелендә тынычсызлык урнашырга мөмкин. Апатия, даими рәвештә төштә куркыныч нәрсәләр күреп, саташып уяну, күзләрнең нуры югалу да начар  энергетика тәэсире була ала. Билгеле, тормышыбыз тәгәрмәчтәй җай гына бармый. Күңелсезлекләргә юлыксаң шундук сихерләгәннәр дип борчылырга кирәкми. Әмма бу проблемаларны җиңә алмасаң, алар үтмәсә яки гел кабатланып торса, уйланырга урын бар.

– Хәзрәт, бозымның әллә нинди төрләре бар дип ишеткәнем бар. Бу дөрестән дә шулаймы?

– Әйе, алар берничә төрле була. Иң киң таралганы – авыру сихере. Кешедә ниндидер хаста барлыкка килә һәм аны һичничек медицина ягыннан ачыклый һәм дәвалый алмаска мөмкиннәр. Аннары инде якын кешеләрне аерырга, дошманлаштырырга теләп яки, киресенчә, кемнедер үзенә карату өчен сөйдергеч бозым ясаучылар да бар. Моннан тыш, сихерне кеше дөньядан ваз кичсен өчен, психик проблемалары башлансын өчен дә ясыйлар. Мисал өчен, кеше нәрсәдәндер курка башларга мөмкин. 

– Ә бозым кешегә ни рәвешле килеп эләгә?

– Хәзер бит без мул тормышта яшибез. Гел бәйрәм итәргә яратабыз, кунакка йөрибез. Таныш булмаганнардан да төрле бүләкләр кабул итеп алабыз. Еш кына бозым нәкъ менә төрле сый, ягъни ризык һәм эчемлекләр аша да керә. Көнчел, хөсетле кешеләр аларның өстенә «әфсен-төфсен» укып бирергә мөмкин. Моннан тыш, капка, фатир ишек төбендә сихерләнгән әйберләр калдырып китү очраклары да бар. Төрле энә-җепләр, булавкалар, тоз, хәтта зираттан туфрак алып кайтып сибеп китүче имансыз затлар да очрый.

– Шундый билгесез нәрсәләргә юлыксаң нишләргә соң?

– Әгәр дә өегездә үзегезгә таныш булмаган нәрсәләр табып аласыз икән, аны шундук чыгарып ташлау җаен карагыз. Тик аңа кулыгыз белән кагылмаска тырышыгыз. Нәрсә белән булса да тотып, беркемгә дә күрсәтми һәм бу хакта сөйләми кеше аягы басмый торган урында калдырыгыз. Иң яхшысы – җиргә күмеп куегыз. Һәм бу эшләрне «бисмилләһ»не әйтеп башкарыгыз. Гомумән, без ишекләрне ачып-ябып атлап чыкканда да, таныш булмаган җирләрдә йөргәндә дә, ризык капканда да һәрвакыт «Бисмилләхир рахмәни рәхим», ягъни «Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән» дип әйтергә тиешбез. Шул чакта төрле начарлыклардан сакланырбыз. Безнең алдыбыздан да, артыбыздан да, уң ягыбыздан да, сул ягыбыздан да, өстебездән дә, астыбыздан фәрештәләр саклап йөрер. 

– Бозым кешедән-кешегә күчә аламы?

– Кемгә ясалган булса, шуңа гына тәэсир итә. Анасына ясалган бозым баласына, иренә ясалганы хатынына тәэсир итми. Чөнки бу шайтан аркылы башкарыла торган гамәл. Әгәр дә сихерче аңа билгеле бер кешегә генә зыян китерергә кушса, ул шул кешегә генә зарар китерә. 

– Хәзрәт, күз тию дигән нәрсә дә бар бит әле. Ул бозымнан аерыламы?

– Әйе, кемдер бернинди начар ниятсез, сокланып карарга да мөмкин бит. Мисал өчен, әти-әнисе – баласына. Шуңа да күңелгә ятышлы, матур әйбер күргәч, күз тимәсен өчен иң элек «Сөбхан Аллаһ» дияргә кирәк. Билгеле, максатчан рәвештә күз тидедергә теләүчеләр дә булырга мөмкин. Бу очракта шикләнгән кешенең күзенә карарга һәм эчтән генә «Бисмилләхир рахмәни рәхим» дип әйтеп, бераз гына һава өреп куярга киңәш итәм. Шулай ук эчтән генә «уйлаганыгыз кире китсен» дип әйтергә дә мөмкин. Гадәттә, күз тию белән сихернең беренчел билгеләре охшаш була. Авыру тынгысызлана, кәефе китә. Әйтергә кирәк, ике очрак та бертөрле өшкерелә. Һәм динебез кушканча дәвалау бары тик догалар ярдәмендә башкарыла. 

– Өшкерү турында сүз киткәч, бу хакта тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде. 

– Гадәттә, күз тигәндә тозлы яки өшкерелгән су белән юынып алу да ярдәм итәргә мөмкин. Яки кеше Фатыйха, Аятел Көрси, Ихлас, әл-Фәләкъ, ән-Нәс сүрәләрен учына укып, тәнен сыпырып, үзен дә өшкереп куя ала. Авыру тирәнгәрәк киткән очракларда инде мәчетләребез каршында эшләүче өшкерүчеләргә мөрәҗәгать итү хәерле. Алар Коръәннең аерым аятьләрен укып дәвалыйлар. Үзем исә кешеләргә төрле начарлыклардан саклану өчен көн саен Юныс Пәйгамбәр догасын укырга киңәш итәм. Ул түбәндәгечә: Лә иләһә иллә әнтә субхәнәкә инни күнтү миназзалимин! Моннан тыш зикер-тәсбихләр әйтү дә хәерле. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Әгәр дә бер кеше һәр көнне иртән вә кичен өч тапкыр: «Бисмилләәһил-ләзии ләә йәдурру мәгасмиһи шәй’үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәәәи вә һүәс-Сәмиигүл-Галиим» («Аллаһның исемен телгә алам. Аның исеме әйтелгәч җирдә һәм күктә бернәрсә дә зыян китерә алмый. Ул Ишетүче һәм бөтен нәрсәне Белүче Зат»), – дип әйтсә, аңа ул көнне бернәрсә дә зыян китермәячәк», – дигән.

– Догалар белән дәвалап булмаган бозым очраклары бармы?

– Аллаһы Тәгалә җир йөзендә һәр авырудан дәва бар дигән. Шуңа да кеше беркайчан да өметен өзәргә тиеш түгел. Кемгәдер беренче өшкерүдән үк сихәт иңә, ә кемдер айлар буе  йөрергә мөмкин.  Раббыбыз хаста биргән икән, без сабыр итәргә, тормышыбызны үзгәртергә, ялгыш адымнарыбызны уйлап төзәтергә тиешбез. Коръәндә Аллаһ: «Бәндәләргә төрле бәлаләр, авыртулар җибәреп карыйм. Әгәр алар шушы авыруга сабыр итеп, миннән генә ярдәм сорасалар, мин алар белән бергә булырмын», – ди. Шуңа да күңелебездән булдыра алганча догалар укып йөрик, белмибез икән – өйрәник. Аллаһы Тәгаләгә иман китереп намаз укыган кешедән шайтан курка. Өйләребездә дә изге Коръәнебезнең аудиоязмаларын кушып, тынычлык табыйк. Тынычлык дигәннән, йортларыбызга шайтан ияләшмәсен, фәрештәләр качмасын өчен төрле фотосурәтләр, рәсемнәр куймаска киңәш итәр идем. Күзле уенчыкларны да бала уйнап туйгач, каплана торган савытларга тыгып кую мөһим. Шулай ук йокы бүлмәсендә төрле сыннар, көзге ише әйберләр булмаса йокыларыбыз тыныч булыр. Аларны алып яки каплап куярга кирәк.

– Хәзрәт, бер бүлмәбездә нәкъ менә сез санап киткән әйберләр урнашкан. Инде нигә биредә тынычлап йоклый алмавыбызның сәбәбен дә аңладым. Мөгаен, башкалар да әлеге әңгәмәбездән үзләренә кирәкле файдалы мәгълүмат туплагандыр. Кызыклы җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләребездән разый булсын.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/din-m-tormysh/nuretdin-khzrt-mirzaev-bozymny-bary-tik-dogalar-beln-gen-chygaralar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий