Синоптиклар эссе җәйнең кайчан кайтачагын әйтә

-- Лэйсирэ

Үзәк Россиядә Төньяк Атлантик циклон йогынтысындагы түбән температуралар 11 июньгә кадәр сакланачак, аннары күрсәткечләр климатик нормага якынаячак. Бу хакта “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец сүзләренә сылтама белән RT хәбәр итә.

“Бүгенге көннән башлап Арктика сулышын тоя башладык: температура 10 градуска төште, без сентябрь яки апрель азагына кайттык. Температура тиешле нормадан 5-7 градуска түбәнрәк”, — диде синоптик.

Узган җәй Үзәк Россиядә явым төшем күләме аномаль булу һәм түбән температуралар белән истә калды, диде Тишковец. Моннан тыш, июнь соңгы 14 елда иң салкыны булды.

“Хәзерге һава торышы узган елгыга охшаш. Җәй башы да шундый салкын. Без узган елгы яңгырлы җәй кабатланмас дип өметләнәбез”, — диде Тишковец.

Аның сүзләренчә, 11 июньнән соң температура 20 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Ай ахырында климатик нормадан да югары булырга мөмкин.

“11-20 июньдә без климатик норма кысаларына кайтачакбыз, ягъни бу 20-23 градус җылылык, 20-25 градус та булырга мөмкин. 20-30 июньдә һәм 1-10 июльдә температура нормадан да югары булачак, ягъни үз халәтенә кайтачак. Алга таба зур булмаган үзгәрешләр белән барысы да уңай булачак”, — дип тәмамлады сүзен синоптик.

Татар-информ

Бәйле