Гипертония һәм гипотонияне ничек дәваларга

-- Лэйсирэ

Гипертония авыруын дәвалауда халык медицинасы, нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр файдалануга корылган. Иске «дарулык» китапларында мүк җиләге (клюква) һәм шикәрне бермә-бер кушуның файдалы булуы язылган.

Аны көн саен 3 тапкыр берәр аш кашыгы ашау әйбәт.

Гипертониядән:

а) 1 стакан суга 2 аш кашыгы алма серкәсе салып эчәргә;

б) кан басымын төшерү өчен ашаган саен бал кабарга;

в) тозлы ризыклар ашаудан тыелырга;

г) бодай ярмасы урынына кукуруз оны кулланырга;

д) тереклек аксымы куллануны киметергә.

Фасоль орлыгы кузагын 1 литр суда (20 г) 3 сәгать кайнатып, ашар алдыннан ярты сәгать алдарак чирек стакан эчәргә. Шулай ук кызыл чөгендер белән бал (1:2 исәбеннән) кушып (моңа лимон суын да кушалар) эчәргә мөмкин.

Кабыгы белән мичтә пешерелгән бәрәңге дә гипертониядән яхшы дәва.

Башлы яшь суган, кара карлыган да бик файдалы. Карлыганның кайнатмасы да, киптерелгән җимешләре дә сәламәтлек өчен яхшы.

Сарымсак та шул ук авырулардан дәваланганда кулланыла. Аны көн саен 2-3 бүлем ашап куярга кирәк.

Гипотонияне дәвалаганда:

а) шайтан таягы (татарник) яхшы. 20 г киптерелгән чәчәкләрен һәм яфракларын 1 стакан суга ваклап салырга да, уртача утта ярты сәгать тотып, 30 минут төреп торганнан соң, сөзеп, берәр аш кашыгы төнәтмәне көнгә 3-4 мәртәбә эчәргә. Ул кан басымын күтәрә һәм хәл кертә.

б) шиңмәс чәчәкне (бессмертник) 1 стакан кайнар суга 10 г салып, төреп, 30-40 минут төнәтергә. Ашар алдыннан 30 минут элегрәк чирегәр стакан итеп көнгә 3 мәртәбә эчәргә (суытып).

Игелек

Бәйле