«Аягымны сындырдым, иңбашымны чыгардым…»- Сабантуй батырлары нәрсәгә әзер булуын сөйли

-- Лэйсирэ

2009, 2014, 2016, 2017 елларда Әтнә районы Сабантуеның абсолют батыры булып калган Ирек Мөхәммәтшин быел да көрәшәчәк. 

Олы Мәңгәр авылы ир-егете, район спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшинны белмәгән кеше юк. Ихлас, чын, кешелекле, тырыш, үҗәт, гадел, оештыра белүче…- күп санап булыр иде аның сыйфатларын.

Тагын бер сыйфаты бар — татарча көрәш белән «җенләнә». Балачактагы шөгыль юкка чыкмый, киресенчә Иреккә дан-шөһрәт алып килә.

Район Сабантуйларында 1996 нчы елдан көрәшә башлый ул. 2009 елда беренче тапкыр Әтнә районы мәйданының баш батыры булып кала. 2014, 2016, 2017 елларда да кабатлана бу. Шулай итеп, Ирек быелгы Сабантуйны да узган елның абсолют батыры булып каршылый һәм бу титул өчен быел да көрәшкә керәчәк.

Нинди серләре бар, ничек әзерләнә ул Сабантуй батыры булырга?

Үзеннән шулай дип сорагач, Ирек иң элек көлеп куйды да дәвам итте:

— Ышанмассыз да, аягымны сындырып, иңбашымны чыгарып…- травмалар күп булды. Шөгыльләнүгә килгәндә, тырышабыз инде, тик торган юк, йөгерү дә, сикерү дә бар. Күрше районнарга да барып кайтыла. Ашау буенча махсус шул ризыкны гына ашап торам дип әйтә алмыйм. Ничек бар шулай, хәрәкәт, тренировкалар бар үзе.

— Сине бүгенге көндә көрәштә ни борчый, Ирек? Абсолют батыр бернидән дә курыкмыйдыр инде ул?

— Нинди курыкмаган йөрәк урынында түгел инде, безнең районда көрәш ачык бит ул, кем килеп көрәшергә тели, шул көрәшә. Менә без, көрәшчеләр, кайсы дөнья чемпионы кайтыр икән быел безнең белән көрәшергә дип көтеп йөрибез инде. Без бит ул югарылыкта ук ук спорт осталары белән көрәшерлек түгел. Шулай да өметне дә бетерәсе килми, — ди көрәш батыры.

Сүрия Мингатина, atnya-rt.ru

Бәйле