«Килен көн күрсәтми: картлар йортына китәргә телим» [гыйбрәт]

-- Лэйсирэ

Редакциягә бер хат килеп төште. Автор картлар йорты турында сорашкан. Аптырап киттем. Чөнки соңгы вакытта мондый сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арта бара. Ни өчен? Балалар шундый миһербансызга әйләндеме, картлар үзләре көйсезләндеме?

Хәер, башта хатка күз салыйк әле. “Без – ике бертуган кыз. Яшебез бай­так инде. Апам ялгызы гына авылда гомер кичерә, кияүгә чыкмады, балалары юк. Мин шәһәрдә яшим. Балаларым бар. Кече малай хатын алып кайткач, миңа көн калмады. Үзем аягымда йөрсәм дә, килен аш бүлмәсенә кертми, “пычрак кулларың белән тотынма” ди. Аңа дигән әзмәвердәй ирне кем, нинди куллар белән үстергәндер инде? Кер дә юдырмый, “машина бар” ди. Якты чырай күргән юк. Зур фатирда да тыным кысыла башлады. Картлар йортына китәргә телим. Әмма күрше хатыны: “Анда алай гына кереп булмый, чират күп, документлар җыярга кирәк”, – диде. Янәсе, акча да түлисе икән. Әле без картлар йортына апам белән бергә бармакчы, шунда бергә тормакчы идек.

Эшне нидән башларга? Чират дигәннәре, чыннан да, бармы? Аннары, юләрне дә анда алалармы? Безнең юләр ерак туган озак еллар картлар йортында яши. Ничек барып кергән ул анда? Уйлап куйдым әле, бәлки берәр гаилә мине үзенә алыр? Шундый закон чыкты түгелме соң? Роза апагыз”.

И, Роза апа, “күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә” диюләре шулдыр инде. Улыгызны, оныкларыгызны калдырып кая барасыз? Киленегез эшләтми икән, бәлки рәхәтләнеп ял итәргә, башка шөгыль табарга ки­рәктер? Ә сез картлар йорты дисез…

Әгәр җыенгансыз икән инде, кем әйт­мешли, “алга”!..

Кая, ничек барырга?

Социаль стационар оешмаларга мөм­­кинлекләре чикләнгәннәр өчен интернат, пенсионерлар өчен пансионат һәм картлар йорты керә. Без соңгысы турында сөйләшербез.

Татарстанда бүген 26 картлар йорты бар. Аларда 290 кеше яши. Россиядә исә 1500 картлар йортында 240 мең кеше тәрбияләнә. Шунысы үзәкне өзә: анда урнашырга чират торучыларның саны 20 меңгә җиткән инде. Үзәкне өзә дип шуңа әйтәм, картлар йорты диюгә бик тә карт, берәүгә дә кирәксез, бәхетсез кешеләр күз алдына килеп баса.

Россиядә әлеге йортларның саны һаман арта бара. Аптырагач, 2017 елда яңа төр социаль проект та уйлап таптылар. Әлеге проект нигезендә ялгыз яшәүче, йә булмаса, картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларны гаиләләргә урнаштырырга тиешләр. Бу, әлбәттә, картларның бәхете, матур тормышы өчен генә эшләнми, күпмедер дәрәҗәдә картлар йорты да бушаячак. Шуңа өметләнәләр.

Мондый миһербанлыларның гаилә кереме бераз артачак: әби-бабай пенсиясенең 75 проценты һәм аңа өстәп дүрт мең сум акча түләячәкләр. Роза апа, сезне дә берәү дә бушка тәрбия кылмаячак. Күпме пенсия аласыз? Әгәр инвалид икәнсез, дәүләткә тагын да кыйммәткәрәк төшәчәксез. Беренче төркем инвалидларны караган өчен – сигез мең, икенче төркемгә – алты мең, өченчесенә дүрт мең сум акча каралган.

Барыбызга да мәгълүм – картлар йорты оҗмах түгел, анда проблемалар җитәрлек. Яшәү өчен шартлар да әллә ни мактанырлык түгел. Табиблар да анда килергә ашкынып тормый. Чөнки әлеге дә баягы шул бер сәбәп: дәүләтнең акчасы җитми, дәүләтебез хәерче.

Ләкин барыбер, Роза апа, һәр телә­гән кеше теләсә кайсы вакытта кулын селтәп анда барып керә алмый. Шулай итеп, эшне нидән башларга?

Иң беренче эш итеп районыгызның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунда барысын да әйбәтләп аңлатырлар. Сездән гариза һәм бер кочак документ кирәк булачак. Мәсәлән, паспорт, медицина полисы, пенсия таныклыгы. Инвалид түгелме сез? Аннан, комиссия килеп, торак шартларыгызны, яшәү рәвешегезне, туганнарыгыз бармы-юкмы икәнен тикшерәчәк. Әгәр дә картлар йортына җыенган кеше үзен-үзе карый алмый икән, аны интернатка җибәрәләр.
Болардан тыш, картлар йортында гомерен уздырырга теләүченең яше дә роль уйный. Ирләрне 60 яшьтән, хатын-кызларны 55 яшьтән башлап кабул итәләр.
Инвалидларга инвалидлык турында белешмә кирәк. Менә шул белешмә нигезендә пенсионерның язмышы хәл ителәчәк. Әгәр анда “психик яктан тайпылышлары бар” дип язылган икән, кешене “психоневрологик бүлек”кә җибәрәләр. Монда беренче, икенче төркем инвалидлар һәм картлык нәтиҗәсендә баш миенә зыян килүчеләр эләгә. Роза апаның авыру (ул аны “юләр” дип атаган) туганын анда урнаштыру артыннан йә туганы, йә опекуны йөргәндер. Әлеге бүлеккә эләккән кешенең диагнозын әйбәтләп өйрәнәчәкләр һәм аңа махсус тәрбия билгеләячәкләр.

Аннан, кайбер кешеләр үзләре документлар артыннан йөрерлек хәлдә булмый. Мәсәлән, аягы авырта, күзе күрми, гомумән, хәле юк. Андыйларга социаль учреждениеләргә шалтыратырга кирәк. Бу эшләрнең барысын да социаль хезмәткәрләр башкарачак.

Күпме түләргә?

Кызык заманда яшибез. Кесәсе калыннар өчен бу заман әйбәт булса, хәерчеләр бер бата, бер калка. Моны шуңа әйтәм, хәзер дәүләт карамагында булган картлар йортыннан тыш, шәхсиләре дә бар. Дәүләтнекенә су буе чират булса, монысында кеше юк диярлек. Рекламалар бирә, кызыктыра да беләләр. Биредә шартлар, чыннан да, бик тә шәп! Тәмле итеп ашату, эчертү, урамда йөртү, яныңда утыру, дәвалаудан тыш, кирәк булса, бишеккә салалар, үбеп кенә торалар. Тик андагы бәяләргә карасаң, чәчләрең үрә тора. Әлеге язманы әзерләгәндә бер белдерүгә тап булдым. Болай дип язылган: “Бәхетсезләр, ялгызлар, авырулар, җылылык эзләүчеләр, безгә килегез. Без болытлы көнне дә кояш бүләк итәбез. Тәүлеге – 1500 сум!” И, мин әйтәм, мондый категориягә керүчеләрнең шулкадәр акчасы булсамы?..

Әлбәттә, дәүләтнекендә дә буш­ка карамыйлар, анда да сине буш­ка ашатып ятмыйлар: пенсия ди­гәннәренең 75 проценты картлар йортына була, 25 проценты пенсионерның үзенә кала. Тагын бер вариант тәкъдим итәләр: картлар йортына эләгүченең торагы бар, ә ул аны балаларына да, туганнарына да калдырырга теләми икән, аны картлар йортына тапшыра һәм шул хисапка яши ала. Яки, киресенчә, кемгә фатир кала, картлар йортына шул түли. Ата-анасын картлар йортына тапшырган имансызлар арасында да әти-әнисен караган өчен акча түләүчеләр бар.

Картлар йортының яхшы яклары

Картлык көнеңдә мондый урынга эләгүне бәхетсезлеккә санасак та, моңа икенче яктан да карыйк әле.

Ялгыз пенсионерлар өчен начар урын түгелдер ул. Дүрт стена арасында бик­ләнеп, яшьлегеңне исеңә төшереп, авыруларың турында уйлап утырганчы, анда рәхәтләнеп үзең кебекләр белән аралаша аласың. Аннан, сиңа тәүлек буе күз-колак булачаклар. Ашарга да пешереп куялар. Әле режим белән ашаталар, кирәк булса диетик ризыклар белән генә сыйлыйлар. Йөри алмаган пенсионерлар өчен махсус караватлар, коляскалар бар. Ялыңны да күңелле итеп уздыра аласың: теләсәң, урамда йөр, китап укы, төрле уеннар өйрән. Табиблар кереп хәлеңне белә, авырып китсәң, дару бирә.

Якыннары булганнар тагын да бәхет­лерәк, туган дигәннәре ял көннәрендә картлар йортына килеп, пенсионер белән аралаша, тәмле әйберләрдән авыз иттерә, каядыр алып бара…

Дару, ашау-эчү генәмени әле монда? Олы яшьтәгеләр өчен психологик ярдәм дә бик мөһим. Картлар йортында монысына да гарантия бирәләр.

Ләкин, шулай да, ул ялгызлар өчен икенче йорт булса, балалары булган ата-аналар анда бармасын иде! Алай булырга тиеш түгел! Моның язылмаган законы бар.

Эльмира Флүн, Акчарлак

Бәйле