Берәмтекләп җыйган мал-мөлкәтләре утта янып көл булган гаиләләр берни аңларлык хәлдә түгел [видео]

-- Лэйсирэ

Социаль челтәрләрдә бер абзыйның “Авыл яна, авылы белән яналар” дигән видеосы күпләргә килгәндер. Баштарак әлеге хәлне “Буада” диделәр. Аннан соң “Тәтештә икән” дигән сүзләр таралды. “Нурлатта булган хәл бу” дип тә сөйләделәр. “Татар-информ” әлеге фаҗиганең кайда булганлыгын ачыклады.

Баксаң, бу хәл Татарстанда түгел, Чувашиянең Батыр районы Иске Тойси авылында килеп чыккан. Тойси авыл җирлеге башлыгы урынбасары Алена Мальцева сүзләренчә, Яшьләр урамындагы әлеге янгын 5 июнь көнне, көндезге берләр тулып киткәч кабына.

Бәхеткә, видеодагы “Авыл яна” дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Зыян бер дә килмәгән түгел, билгеле. Әлеге янгында дүрт хуҗалыкка үрмәләгән янгын телләре. Икесенә өлешчә зыян килгән, берсенең түбәсен тулысынча алыштырырга кирәк. Ә менә 40тан чак кына узган Наташа һәм Алексей Солдатовлар бер кат күлмәк белән урамда калган.

“6 ел буе төзегән өй иде”

Урынбасар сүзләренчә, янгын Солдатовларның хуҗалык корылмасы – сарайдан чыга. Көчле җил нәтиҗәсендә, ул тиз арада йортка үрмәли. Аннан исә күрше өйләргә сикерә.

– Бер нәрсәләрен дә коткара алмадылар, берәмтекләп җыйган байлыклары, санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнде, – диде Алена Мальцева. – Солдатовлар 7 ел элек бу җирне, иске агач йорт белән, ана капиталы акчасына сатып алганнар иде. Шуннан бирле тик тормадылар. Өйне зурайттылар, өстәп салдылар. Өр-яңадан каралты-кура, мунча тергезделәр. Ремонт эше тынып тормады аларда. Өйне үзләре теләгәнчә яшәрлек хәлгә китергәнче 6 ел узды. Инде рәхәтләнеп яши генә башлагач, шушы хәл килеп чыкты.

Гаилә башлыгы Алексей әфәнде шабашта йөри, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләренә барып эшләп кайта. Наташа ханым исә – ветеринария фельдшеры. Ике балалары бар – берсе студент, берсе мәктәп яшендә.

“Үрдәкләрен суга илтә киткән булган”

Янгын чыкканда өйдә кеше булмый. Алексей әфәнде чираттагы шабашта кала, Наташа ханым исә, үрдәкләрен суга илтә килтә.

– Ярый әле, Наташа үзе су буенда калган. Чыгып та өлгерә алмас иде. Шул үрдәкләре дә, көтүдәге сыерлары исән калды. Башка кош-кортлар ут эченә үзләре очып кергән. Куяннары бик күп иде, алар да тереләй янды”, – диде Алена Мальцева.

“Халыктан ни дә булса сорарга кыенсыналар”

Берәмтекләп җыйган мал-мөлкәтләре утта януын күреп, Наташа ханым истерикага бирелә.

“Соңыннан инде алар берни дә аңларлык хәлдә түгел иде. Беренче төнне мунчада кундылар. Аннан соң Антонина Баранова дигән авылдашыбыз әнисенең буш өен тәкъдим итте. Бүген гаилә шунда сыенды. Авыл халкы да ничек булдыра ала – шулай ярдәм кулы сузарга тырыша. Кем кием китерә, кем ризык дигәндәй. Ярдәм җыю өчен волонтерлар да эшли. Билгеле, тагын да зуррак ярдәм булса, да баш тартмаслар иде. Бик авыр чаклары бит”, – диде урынбасар.

Алена Мальцева сүзләренчә, янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш. Әмма төгәл сәбәп атна ахырында, экспертиза нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак.

– Бүген инде зыян күргән бер йортның түбәсен алыштырдылар. Калган икесенең тышланган материалына зыян килгән иде. Алар бу эшне дә озакка сузмыйча, башкарырга җыеналар, — диде Иске Тойси авыл җирлеге башлыгы урынбасары.

Чувашиянең Батыр районы Иске Тойси авылы – зур авыл. Анда 790 кеше, башлыча чувашлар яши. Алена Мальцева сүзләренчә, янгын чыккан Яшьләр урамы – авылның иң аз йортлы тыкрыгы. Биредә нибары 13 йорт бар. Тойси авылы җирлегенә Татар Тимәше дигән татар авылы да керә.

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Видеодан скриншот, Интертат

Бәйле