Путинның балачагы: Президент бәрәңге ашыймы?

-- Лэйсирэ

Иң яратып һәм булдырып пешергән ризыгым бәрәңге минем. Бәрәңге сүзен әйтүгә күз алдына өстәл уртасында тәлинкәдә парлары күтәрелеп торган, ярып пешерелгән бәрәңге килеп баса. Өйдә чакта бәрәңгене тиз генә пешерәсең дә ашыйсың инде аны, ә менә мәктәптә, дәрес биргән вакытта искә төшсә кычкырып елыйсы килә.

Тамагым никадәр тук булса да ашый алам мин ул бәрәңгене. Салкын сөт, катык яисә вак итеп туралган суган кушып болгаткан тозлы балык белән.

Һич кенә дә башка нәрсә пешерә белми икән дип уйлый күрмәгез тагын. Мактану булмасын инде, пешергән ризыгым бик тәмле дә килеп чыга. Әмма нинди генә тәмле ризык булса да, бәрәңгегә җитми инде. Туклыклылыгы өстенә файдалы да, пешерергә дә бик җайлы. Ярып суга саласыңмы, кыздырасыңмы, кабыклы яки кабыксыз килеш кенә тәгәрәтеп пешерәсеңме, ничек тә тәмле. Бәрәңге составында аксым, күп төрле витаминнар, фосфор, кальций, магний, крахмал һәм организм өчен файдалы башка матдәләр бар диләр. Әмма бәрәңге нык калорияле ризык булганга, артык авырлыктагы кешеләргә аның чамасын белеп кенә кулланырга тәкъдим итәләр. Бәрәңгедәге калий организмнан артык сыеклыкны куа, йөрәк-кан тамыры системасын җайга сала, матдәләр алмашу процессын көйли икән. Ә инде тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңгенең йөрәк өчен файдалы икәнен беркемгә дә кабат аңлатып торасы юк.

Әле беркөнне шулай кәстрүл тутырып ярып бәрәңге пешереп, тәлинкәгә бушатып өстәл уртасына утырттым да, суыткычка сөткә киттем. Өстәл артында утыручы улымның: “Әни, Путин бәрәңге ашыймы икән ул?” – дигән соравы уйланырга мәҗбүр итте. “Ашамый ди сиңа, ул да нәкъ безнең кебек кеше бит инде!” Бик күптән халык арасында йөри торган “укытучылар ашыймы икән ул?” дигән теге сүзләр искә төшеп китте дә, көлеп куйдым.

– Улым, бөтен кешедә дә бер үк корсак бит инде, ә иң тәмле ризык – бәрәңге. Әллә нинди чит ризыклар ашасаң да барыбер тамакны алдап булмый ул. Син кешенең нинди вазыйфа башкарганына карама. Һәркемнең бала чагы, үсмер чоры була. Югарыга менеп җиткәнче күпме бәрәңге ашарга кирәген беләсеңме син?

– Ничек инде күпме бәрәңге ашарга кирәк? – дип кабатлап сорый улым, сүзне туры мәгънәсендә аңлап.

– Тыңла, аңлатам. Бөтен кеше дә ипи дә, бәрәңге дә ашый. Кем булуына карамастан. Берәү дә дөньяга җитәкче булып тумый. Әллә син бүгенге ил җитәкчесе туганнан бирле тәмле ашап яшәгән дип беләсеңме. Әйдә, аша, бәрәңге суына.

Тәмләп салкын сөт, катык белән алдыбызда торган бер тәлинкә бәрәңгене сугып куйдык. Тамак тук, Аллага шөкер. Ә хәзер бу малайга дәреснең калган өлешен үткәреп бетерергә кирәк. Шул ният белән интернет челтәренә кереп чумдым.

“Путинның бала чагы” дип язып, эзләү төймәсенә басуга “Балачак. Гади гаилә” дигән сүзләр чыкты. “Мин гади гаиләдән, мин гадәти тормыш белән яшәдем. Минем ул вакыттагы тормышым белән элемтәм саклана” дип белдергән ил башлыгы. Аннары аска таба аның әнисе турында язган сүзләре урын алган: “Без тыйнак яшәдек, шуңа күрә щи, кәтлитләрне үзебез пешердек, коймакны да. Ә ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә әни дөге, ит, кәбестә бөккәннәре пешерә иде”. Әти-әниләре сугыш кичкән кешеләр, Владимир гаиләдәге өченче малай, алар гаиләсе коммуналкада яшәгән дип хәбәр итте интернет. Менә сиңа вәт, ә бәрәңге турында бөтенләй дә сүз юк. Уйга калдым, соң кысан коммуналкада яшәгән, безнең кебек бөккәннәр, кәтлитләр ашаган кешенең нишләп бәрәңге ашаганы булмасын инде. Ул вакытта рәхәтләнеп, авыз тутырып ашый алырлык мөмкинлеге булса бик ашагандыр инде дип уйлыйм эчтән генә.

–Улым, синең кәтлит ашаганың бармы ул?

Җавап тиз генә ишетелмәде. Үзе пешереп ашаткан кәтлитне ник сорый бу дидеме икән.

– Ә менә президентның кәтлит ашаганы бар икән, – дип дәвам иттем. – Интернетта шулай язганнар. Кәтлитне бит син дә ашыйсың, димәк, ул да бәрәңге ашый булып чыга. Иң мөһиме шул – бәрәңге ашаган вакытларыңны, кем белән бәрәңге ашаганыңны онытмаска кирәктер минемчә.

– Әни, син бик тирәнгә кердең инде, ярар, ышандым, димәк, Путин бәрәңге ашый булып чыга. Мин бит синнән ул хәзер – президент вакытта ашыймы дип сораган идем, – димәсенме улым.

Имәндә икән чикләвек… Инде башка аңлатып торасы калмады, калганын үзе уйлансын. Тапты бит соравын да. Ашарга тиеш ил башлыгы бәрәңгене. Ашаганын күргәнем юк, әмма иманым камил, ашый ул аны. Ничек инде башында акылы булган кеше бәрәңгедән баш тартсын ди. Чөнки ул да, кабатлап әйтәм, безнең кебек үк кеше. Менә иртәгә алай-болай мин президент булып куйсам, минем турыда да шулай сорарга тиеш була бит инде кемнеңдер баласы. Бу язманы укыгач та бу нинди хатын икән дип уйлап куючылар булыр. Җавабым шул: мин бәрәңге ашаучылар рәтендә.

Лилия ГАРИФУЛЛИНА. Балтач районы, Көшкәтбаш авылы.

Татарстан яшьләре

Бәйле