Ярославль өлкәсе тикшерүчеләре 13 яшьлек улын газаплаган ир-атны эзлиләр – ул тикшерү органнарыннан качкан. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.
“Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2018 елның май аенда Некрасов районы торак пунктларының берсендә 44 яшьлек ир-ат, 13 яшьлек улын тәрбияләү максатларында, аңа карата физик көч һәм психик басым кулланган”, – диелгән хәбәрдә. Хәзер бала хастаханәдә ята.
Ир-ат баланы газаплауда шикләнелә. Аңа 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әти кешене эзләү чаралары алып барыла.
“Бу – күп балалы гаилә (барлыгы 5 бала, 4се кече яшьтә) һәм профилактика органнарында исәптә тора. Шул сәбәпле, балалар социаль куркыныч хәлдә санала, тикшерү органнары балаларны гаиләдән кичектерегез алу мәсьәләсен күтәргән”, – дип белдерә тикшерү идарәсе.
Төбәкнең ашыгыч хезмәтләр чыганагында хәбәр итүләренчә, ир-ат, баланы тәрбияләү максатыннан, аны чылбыр белән бәйләп тоткан һәм Иделдә батырып-батырып алган.