«Тел йотарлык» гуляш рецепты

-- Лэйсирэ

Гуляш ясауның әлеге варианты бик отышлы: куе килеп чыга, бернинди он да, крахмал да кирәкми! Шуңа да әлеге рецепт универсаль исемен йөртә.

Әзерләү процессы:

-400-500 гр тирәсе уртача майлылыктагы ит (көнбагыш маен (аны күп белгечләр зарарлы дип белдерә) кулланмас өчен, итнең маен калдырсак та була). Аны эре кисәкләргә кискәлибез.
-2-3 баш уртача зурлыктагы суган — ваклап турыйбыз.
-2-3 тырнак сарымсак — махсус җайланма аша сытабыз.
-1 уртача зурлыктагы кишер — угычтан уабыз.
-су, чама белән.

Әзрәктән 4-5 аш кашыгы томат пастасы, 1-2 аш кашыгы кетчуп (ул гуляшка бераз баллы тәм кертер өчен кирәк), тәменчә тоз, борыч өстибез. Ит өчен тәмләткечләр дә кушсагыз була.

Ит кайнап чыккач, күбеген җыеп алу белән, барлык ингредиентларны салып сүлпән утта 1-1,5 сәгать пешерергә кирәк.

Бик тәмле!

Бәйле