Мөслим авылы зиратында галәмәт күренеш башлана [килгән хат]

-- Лэйсирэ

Авылымда һәм читтә яшәүче якташларым. Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым әле. Чөнки башкача булдыра алмыйм. Бик нык икеләнгәннән соң гына язарга утырдым. Зинһар, гаепләргә ашыкмагыз. Кемне дә булса гаепләргә урын юк, монда барыбыз да гаепле.

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр бит. Сүзем авылыбызның зираты турында. Барыбызга да билгеле, безнең авылның зираты бик зур мәйдан били, чистартып бетерерлек түгел. Шулай да һәрберебез үзләренең газизләренең каберләрен карап, чистартып торырга тиеш. Ләкин халык зиратка өмәгә чакырсалар да килми. Килмәгәч, зиратның нинди аяныч хәлдә булуын да белми. Ике-өч ел элек зиратның агачларын кистеләр.

Хәзер алар беркемгә дә кирәк түгел, елгада буе белән череп, бурсып ята, чөнки өйләрдә газ яна бит. Агачларны кискәннән бирле зиратта галәмәт күренеш башланды. Мин дистә еллардан бирле туганнарым белән һәр елны җәй көне 2-3 мәртәбә газизләремнең каберләрен чистартып торам. Безгә гыйбрәт өчендер инде болар, дим, минем шул яшемә җитеп, андый күренешне күргәнем булмады.

Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән җәзасымы, сынавымы бу? Ике-өч елдан бирле көзгә таба зират эчендә өрәңге, тупыл, кычыткан, әрекмән, тагын әллә нинди үләннәр шундый куе булып үсә, шуларны аралап, газизләрем яткан кабергә барып та булмый башлады. Белмим, зиратка бу үләннәрнең орлыгы каян киләдер? Җәй көне өмәчеләр (аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын) үскән үләнне чапкыч белән чапкан булганнар, ул печән ястык калынлыгында, атлап йөрерлек түгел. Аның астында кемнеңдер газизе ята бит, аңлыйсызмы шуны?

Андагы каберләрдә авыр тормышта, ачлык-ялангачлык белән гомер итеп, сугыш афәтләрен күргән буын ята. Алар дөньяда яшәгәндә дә рәхәт күрмәде, үлгәч тә шулай чүп астында ятарга тиешләрмени?! Аларның балалары, оныклары, туганнары бардыр бит?

Бигрәк тә олы юл почмагындагы каберләр шулай аяныч хәлдә. Әле алай гына да түгел, элеккеге каберләргә таба өрәңге, тупыл агачлары үсеп, зиратны басып китеп бара. Тагын ике-өч елдан монда өрәңге урманы булырга да мөмкин. Элеккеге кабер урыннары бик чиста, анда яшел үлән генә үсә, аларның да рәнҗешен алмасам ярар иде.

Авылдашларым, авыл җитәкчеләре, картлары, яшьләре, сез соңгы өметем. Ни булса да эшләргә тырышыйк, барыбыз да шунда барасы бит. Мин язганнарның дөреслеген беләсегез килсә, кайтып, үз күзләрегез белән күреп китегез. Раббым, гафу ит мине, гөнаһ эшләгән булсам, иман байлыгымнан аерма.

Исемем редакция өчен генә,

Чистай районы, Мөслим авылы

Безнең гәҗит

Фото интернеттан алынды

Бәйле