Гөлназ Асаева Тудейга Җәвит Шакиров улы, Элвин, Хәния Фәрхигә бәйле фикерләрен сөйләде [эксклюзив]

-- Лэйсирэ

Гөлназ Асаева исеме татар эстрадасында бүген еш яңгырый. Туташка күптән түгел бары тик 20 яшь тулуга карамастан, ул сәхнәдә үз урынын булдырырга җитешкән. 2 июнь Г. Тукай исемендәге Филармониядә аның өченче концерты узды. Әлеге кичәгә кемнәр килгән? Кем нәрсә бүләк иткән? Гөлназ сорауларга үзе җавап бирде.

— Гөлназ, сәлам! Тумышың белән Башкортстан якларыннан. Туган көнеңне ник Казанда үткәрергә булдың?

— Концерт үткәрү җиңел түгел. Казанда ярдәм итүчеләр күбрәк иде. Башкортстанда гөрләтеп концерт үткәргән идек инде, шуңа күрә Казан тамашачысы белән дә якыннанрак танышырга булдым.

— Чакырылган кунаклар арасында кемнәр булды?

— Минем өчен иң кадерлесе – ул килгән тамашачым. Ә, мәсәлән, Салават Фәтхетдиновның, Зәйнәп апа белән Зөфәр абыйның яки Җәвит абый Шакировлар гаиләсенең килүе тагы да куанычлырак иде. Аларның концертта булуы иҗат итүемнең юкка булмавын аңлатадыр.

— Шакировлар гаиләсе дигәннән, әле күптән түгел Җәвит абыйның улы Искәндәр белән бәхәсләшеп алган идегез кебек. Әллә пиар алымы гына булдымы?..

— Күпләр бу күренешне пиар дип тапты. Алар ялгыша! Миңа әлеге пиар юлы бер дә ошамый. Искәндәрнең миңа карата язган сүзләре хак иде.

— Сезнең арада нәрсә булды соң?

— Искәндәрнең иҗаты турында яхшы карашта түгелмен. Җырларының мәгънәсе, киеменең рәте юк. Әлеге фикеремне үзенә әйткән идем. Билгеле, аңа ошамады. Туган көнемдә гафу үтенде, тик минем аның белән бер дә аралашасым килми.

— Филармония концертлар залын җыю артистларның күбесе өчен төп максат. Димәк, син – чын мәгънәсендә җырчы?

— Минемчә, әгәр дә җырчы кеше рәхәтләнеп үзенең концертын куя ала икән, ул – җырчы. Тик моның белән генә чикләнергә димәгән. Сәхнәдә үз исемемне булдыру гына түгел, аның истә калуын да теләр идем.

— Хәния апа Фәрхи кебек…

— Хәния апага карата хөрмәтем зурдан. Концерт барышында аның җыры да башкарылды. Кызганыч, аның белән танышу бәхетенә ирешә алмадым. Урыны оҗмаһ түрендә булсын.

— Концерт сценариен үзең яздыңмы?

— Юк, әлеге вазыйфа ике әтиемнең өстенә ятты. Рөстәм әти белән Фәдис әтинең ярдәменнән башка ерып чыга алмас идем. Концертны да алар алып барды.

— Радик Юлъякшин белән хәлләр ничек соң?

— Ул да кунаклар арасында булды. Бүләккә килгәндә, Радик сайлауда ялгышмаган. Кадерле һәм иң мөһиме – файдалы бүләк алып килгән иде үзе белән. Безнең турыда төрле сүзләр йөри. Шуны әйтәсем килә: без – яхшы дуслар.

— Күңелеңә якын кеше таптыңмы соң әле?

— Шәхси тормышка вакыт юк, шуңа күрә йөрәгем әле һаман да буш. Гаилә турында хыялланмыйм түгел, ләкин бу арада туташ исеменнән азат ителермен дип уйламыйм. Максатларым һәм эшләнәсе эшләрем әле шактый.

Алинә Айдарова

Бәйле