Трассада япь-яшь гаилә кычкырып тереләй янып үлә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

10 июнь Сызрань янында коточкыч юл һәлакәте була: трассада ике фура һәм җиңел машина бәрелешеп, япь-яшь гаилә – Анна Һәм Александр Сафроновлар юл һәлакәтендә тереләй янып үлә.

«Маленькая Сызрань» сайты хәбәр итүенчә, гаилә Тольяттидә яшәп Ульяновск өлкәсенең Малая Борла авылына әти-әниләре янына кунакка кайтып килешләре була.

Интернетта авариянең видеосы чыкты. Сезгә аның тавышсыз вариантын тәкъдим итәбез: яшьләрнең кычкырып тереләй яну фаҗигасен, машина йөртүчеләнең ничек тә сүндерергә тырышып тегендә-монда чабышуларын тыныч кына карап булмый.



Фото: syzran-small.ru

Видео: соцсети

Бәйле