«Әнисез калуын олы улыбыз аңлый, миңа күрсәтми генә урамга чыгып елап керә»

-- Лэйсирэ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан Татарстанда көчле җил, урыны белән яшен булачагы, гарасат көтеләчәге хәбәр ителде. Хәбәр ахырында өстәп, ашыгыч булмаганда урамга чыкмаска, игътибарлы булырга киңәш иттеләр. Аңа карап кына, җил тынганын көтеп, өйдә утырып буламыни – һәр кешенең үз мәшәкате, эше, нинди дә булса бәлагә юлыгырмын, дигән шик белән качып утыра башласаң… Мөслим районының Катмыш авылында яшәүче 35 яшьлек Лилия Нуриева да, мөгаен, әнә шундый фикердә булгандыр.

30нчы май көнне республикада чыккан гарасат күп район-шәһәрләргә зыян салды. Кемнәрнеңдер йорт түбәләреннән калайлары гына очса, әйтик, Казанда бу көнне машиналар өстенә агачлар ауды, йортларның тәрәзәләре ватылды. Көчле җил Мөслимдә дә булган. Ул Лилия эшләгән «Находка» кибетенең арткы яктагы 450 кв. метрлы түбәсен сәүдә үзәгенең алгы ягына ук алып ташлаган. Конструкция туп-туры җиргә түгел, шушы мәлдә урамга чыгып килгән Лилиянең өстенә төшкән. Сынмаган җире калмый, эченә күпләп кан сава – бары тик башы гына зыян күрми аның. Табиблар кибетченең гомерен саклап кала алмый. Лилия өстенә түбә 17.05 сәгатьтә төшә, 17.23 сәгатьтә ул инде үлә. Интернет челтәрләрендә кибетченең үлемен болай сурәтлиләр: имеш, ул гарасатны карарга урамга чыккан булган, шул вакытта өстенә түбәнең бер кисәге килеп төшкән. Әмма мәрхүмнең туганнары моның дөрес түгеллеген сөйли.

«НИЧЕК ДИВАРЫ ИШЕЛМӘГӘН ӘЛЕ!»

Мөслимдә көчле җил сәгать кичке бишенче яртылар тирәсендә чыга. Мәрхүмәнең туганнан туганы Түбән Табын авылында яшәүче Ландыш Шәкертҗанова әйтүенчә, һава торышының бозылуы кинәт булган.

– Сәгать өчләр тирәсендә эштән кайттым. Кайнанам: «Әйдә, Ландыш, бераз ял итеп ал да, ишек алдына чыгып, эшләрне бетереп керик әле?» – диде. Ишек алдына чыктык, кинәт җил көчәя башлады һәм бик куе кара болыт килде. Куркып, тизрәк кереп киттек. Сәгать бишләр тулганда җил коточкыч көчәйде. «Хәвеф-хәтәрсез узып китсен инде», – дип борчылып утырганда телефоныма смс килде. «Мөслимдәге «Находка» кибетенең түбәсе ишелгән, бер корбан бар», – дигәннәр. Лилиянең шунда эшләвен белгәнгә, эчемнән куркыныч уй узды: «И, Аллакаем, бүген эшкә чыккан көне булмаса ярый!» – минәйтәм. Ләкин үзенә шалтыратып, аны-моны белешә алмадым, көтү кайтыр чак җиткән иде – малларны каршы алырга урамга чыгып киттем, – дип сөйли мәрхүмәнең туганы.

«Ишек алдына бер чыккач, сыерларны да савып бетереп керермен инде», – дип уйлап, абзар тирәсендә йөри Ландыш. Ул арада абзар эченә ире килеп керә. Иренең күзләре елагандагы кебек кызыл булуына игътибар итә хатын. «И, Ландышкаем, безнең Лилия булган бит кибет түбәсе астында калган кеше», – ди ул.

– Абзарда 4 сыер бар, әллә саудым шуларны, әллә юк – бер хәтерләмим, шундый шок булды, бик каты еладым. Тиз арада Лилияләргә киттек. Өйләренә килеп туктаганда ире Айрат капка төбендә басып тора иде, мәрхүмәне моргка алып киткән булганнар. Шуннан акрын гына өйгә кердем. Анда күргәннәремнән әле дә йөрәгем өзелә. Түр якта ике балалары утыра иде. Берсе быел 5нче сыйныфны тәмамлады, берсе беренче класска барырга тиешле. Олысы елап-елап та ала, аларга әле әниләренең үлгән булуын әйтмәгәннәр, ләкин кибет түбәсе шушы балалар күз алдында ишелгән бит, алар аны сизгәндер, дидем инде мин, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ландыш ханым әйтүенчә, Лилия Катмышта яшәсә дә, бер километр гына ераклыкта булган Мөслимгә барып, түбәсе төшкән шушы кибеттә эшләгән. Һәр көнне кичке сәгать биштә ире аны эшеннән алырга дип килә торган булган. Гарасат көнне машинада ир ялгызы гына булмаган – ике балалары да утырган. Сабыйлар, сок алабыз, дип, башта кибет эченә кереп киткән. Бераздан машинага чыгып утырганнар, артларыннан иңенә сумкасын асып, әниләре чыгып килгән. Кечкенәсе: «Әнә, әни чыга!» – дип кычкырырга гына җитешкән, ул арада кибетче конструкция астында калган.

– Аның өстенә түбә тактасы-калае белән бергә төшкән, ул нәрсә дә булса аңларга яки әйтергә җитешми дә калгандыр инде. Исән җире юк диделәр, эчке органнарына нык зыян килгән, бөтен сөякләре сынган, – дип сөйли Ландыш Шәкертҗанова.

ЯХШЫ КЕШЕ БУЛГАН

Лилия үзе шушы вакыйгадан соң операция бүлмәсенә дә кереп җитә алмыйча үлгән булса да, балаларга кайгылы хәбәрне икенче көнне генә әйткәннәр. Мәрхүмәнең җәсәден алып кайткан вакытка ишек алдына алып чыгарып бастырганнар аларны. Һәр көнне кичке биштә эшеннән чыгып, бу йорт капкасыннан үз аяклары белән атлап кергән әниләренең бүген носилкада, кәфенгә чорналып җансыз килеш керүен күрүе бик авыр булган сабыйларга. Елаганнар, ятим калганнарын аңлаганнар. Аларга карап, җыелганнарның да җаны сыкраган. «Нишләп шулай булды соң? Ни өчен?» – дигән сорау күпләргә тынгы бирмәгән.

Мөслим районының Вконтакте сайтындагы төркемендә әлеге уңайдан фаразлар төрле. Илфар Сәмигуллин дигән кеше, әйтик: «Әле ничек кибетнең дивары ишелмәгән. Өч тиенгә эшләткән әйбер шулай була ул. Хуҗалары акчасыз кешеләр түгел, югыйсә. Бөтен материалга экономия, эшчеләренә юньле-рәтле акча түләмә… «Ярамаган тагын», – дип эшлисең дә, җимешләрен яңадан җыясың. Сүзем шул: түбә ишелерлек җил булмады бүген. Кемнеңдер суык карашы аркасында кеше гомере өзелде», – дип яза. Ә икенче берәү фаҗигане «Табигатьнең гамьсезлеге аркасында килеп чыкты», – дип бәяли. Тик мәрхүмәнең туганнары килеп чыккан вакыйгада кибет хуҗаларын да, аның түбәсен ясаучыларны да гаепләми. «Күрәчәк булган, гомере беткән, димәк», – ди алар күз яшьләре аша.

– Хәзер ул кибеткә керәсе дә килмәс инде минем. Лилиябез гел күз алдымнан китми. Төшләремә дә керде. Сабыр итәргә генә кала хәзер безгә, – ди мәрхүмәнең туганнан-туганы Ландыш ханым.

Лилия турында интернетта сатып алучылар болай яза: «Ягымлы иде, ерактан ук кул болгап, елмаеп каршы ала, аралашучан һәм якты күңелле кеше иде», – диләр. Лилияне соңгы мәртәбә күреп калган кешеләр белән дә аралаштык. Сания апа Вәлиева әйтүенчә, бу көнне ул «Находка»га азык-төлек алырга килгән булган, Лилия белән шунда сөйләшеп калганнар. Кибетче уйчан булган, күп сөйләшмәгән, «Башка вакытта озаклап сөйләшеп тора идек югыйсә», – ди ул.

– Башка көннәрдә кибеткә гел иртән барсам, бу юлы төштән соң гына барырга булдым. Бәлки, очраклы түгелдер, Лилияне соңгы мәртәбә күреп калу өчен аякларым үзеннән-үзе шунда тарткандыр. Алган әйберләремне тутырып маташканда телефоныма хәбәр килде, күзлексез күрмим, шуңа аны Лилиядән укыттырдым. «Һава торышы бозыла дигәннәр, җил көчәячәк икән, берүк помидорларыңны каплап куй, Сания апа», – диде. Аның белән элегрәк сөйләшкәннәрдә помидор үстерүемне әйткәнем бар иде. Шушы кибет эчендә танышкан кешеләр генә булсак та, ул соңгы мизгелләрендә дә кайгыртучанлык күрсәтте, – дип сөйли Сания ханым.

БАШЫ ГЫНА ЗАРАР КҮРМӘГӘН

Язмабызда иң ахыргы сүзне Лилиянең ире – Айрат Нуриевка бирергә булдык. Шундый зур кайгы кичергән иргә шалтырату өчен атна буе үземдә көч таба алмадым. Ахыргы көнгә кадәр сузып йөрдем. Әле һаман да шок хәленнән айнымаган ир, алай да, үз күзе белән күреп торган куркыныч вакыйгалар турында сөйләргә көч тапты. Ул сөйләгәннәрне күз яшьләрсез генә тыңлау мөмкин түгел:

– Бу көн башкаларыннан бер нәрсә белән дә аерылмый иде, югыйсә. Иртәнге сигездә эштә булырга тиеш иде, җыенып чыгып киттек. Олы улыбызның каникулы – ул өйдә калды, кечкенә улыбыз ай ахырына кадәр бакчага йөрим әле, дигәч, аны да бакчага илтү өчен үзебез белән алган идек. Мөслимдәге бакчага баргач, балагыз бүген чыгыш ясый, костюм-чалбарларын алып килегез, диделәр. Кире кайтып киттек. Кабат Мөслимгә килеп җиткәндә, каешын алырга онытканлыгыбыз ачыкланды. Яңадан өйгә әйләнеп кайтырга туры килде. Шунда олы улыбыз футболкачан гына каеш күтәреп урамга чыккан иде, хатыным аңа: «Бар тизрәк кереп кит, туңасың!» – дип әйтте. Олы улыма соңгы тапкыр әйткән сүзе шушы булды аның, – ди Айрат Нуриев.

Бу көнне ниндидер зур кайгы киләсен күңеле тоймый ирнең. Лилия белән киләчәккә планнары зурдан була. Ир үзенә күптән түгел генә трактор алган: бакчалар сөреп җыйган акчаларының тиенен дә тотмыйча, йортны төзекләндерүгә тотарга җыенганнар. 30нчы майда Айрат хатынын эшкә озату белән, кабат өйләренә кайтып, кар базын төзекләндереп йөргән, эш белән вакытның үткәне сизелмәгән дә. Һәр көнне сәгать кичке биштә хатынын «Находка» яныннан барып алырга гадәтләнгән ир бу көнне дә вакыты җитәрәк шунда ашыга. Әтисе белән бергә олы малай да барырга теләк белдерә. Бакчадан кече малайны да алалар.

– Кибет төбенә машинамны куйдым да, көтә башладым. Балалар әниләре янына кереп китте. Тиз арада кулларына сок тотып, борылып та чыктылар. «Әниегез чыгамы әле?» – дидем. «Чыга хәзер», – диделәр. Ул арада телефоныма смс килде: Лилия банк картасы белән 72 сумга нәрсәдер алган. Шулай арзанлы гына ни алды микән бу, дип уйлап куйдым. «Минәйтәм, димәк хәзер чыга инде бу, әйберен алган бит!». Ул арада Лилия кибеттән чыкты. Иңенә сумкасын аскан. Кулына теш пастасы тоткан (менә нәрсә алган икән, дип уйладым), һәм… кинәт Лилия өстенә түбә килеп төште дә, шартлагандагы кебек тавыш чыкты, машинаның тәрәзәләре челпәрәмә килде. Ни булганны аңлап та бетермәстән, машина артында утырган балаларны тизрәк чыгарып җибәрдем, ә үзем ишелгән түбә янына чаптым, – дип сөйли ир.

Машина эчендәге тәрәзәләрнең шартлап коелуы түбәнең бер чите машина өстенә килеп төшүенә бәйле. Автомобиль хәзерге вакытта да йөрерлек хәлдә түгел. Тик бу мизгелләрдә тимер атының кыяфәтен карап торырлык җае булмый, ир хатынын табарга теләп конструкция тирәсендә таптана. Ул арада кибет эченнән башкалар да чыгып, Лилияне эзли башлыйлар. Табыла ул. Ләкин хәле бик авыр була.

– Башы астына кулларымны куйдым. Селкетергә ярамый, дигәч, җирдә ятты бит инде ул. Әкрен генә ыңгырашты, күзләре артка таба киткән иде. Ул арада ашыгыч ярдәм машинасы килде. Әти белән әни дә килеп җитте. Балаларны аларга калдырдым да, үзем больницага чаптым. Мин килеп кергәндә, хатынымны бүлмәгә кертеп салып, беренче ярдәм күрсәтеп маташалар иде инде. «Операциягә», – диде табиб. Ләкин башта рентген үткәреп, кай җирләре сынган булуын ачыкларга тиеш иделәр. Күтәреп салырга ике кеше кирәк, диделәр. Мин тизрәк булышырга чыгып йөгердем. Ишекне ачкан гына идем, каршыма табиб килеп чыкты да, иңемнән кочаклап, «Сабыр бул. Коткарып кала алмадык, китте Лилия», – диде. Башка бер әйбер дә хәтерләмим.

Айрат булган хәлләргә әле дә ышана алмый. Аның өчен шундый алагаем зур түбәнең килеп төшүе дә – әкият кебек. «Ичмасам, кыштыр-кыштыр килгән тавышы да булмады бит, ничек шушындый хәл була ала инде», – ди ул. Дөрес, түбәсе ишелгән кибет хуҗалары көнгә йөз шалтыраталар, «Ярдәм итәбез, ни кирәк?» – дип, янына да килгәннәр икән. Ләкин ир әлегә матди якны уйлар хәлдә түгел. «13 ел бергә яшәгән Лилиямне акчага алыштырган кебек бит инде бу», – ди ул үзе әлеге уңайдан. Ә ярдәм итәргә теләүчеләр, шөкер, шактый. Район халкы гына түгел, республика җитәкчелеге дә битараф кала алмады бу фаҗигага. Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән, Нуриевларга 1 млн сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтергә дигән карар булды. Билгеле, бу акчалар балаларга – әнисен, иргә – яраткан хатынын кире кайтармас, әмма сабыйларны мәктәпкә әзерләүдә, укытканда зур ярдәм булып торыр.

– Әнисез калуын олы улыбыз аңлый, миңа күрсәтми генә урамга чыгып елап керә. Күзләре кызыл булгач, барыбер сизәм инде. Ә бәләкәе белеп бетерми әле. Аңа аңлатам: «Әниең өстән карап тора, тәртипсезләнмә, тәртиплерәк бул!» – дим. Инде ярый Лилиямнең башлары изелеп, куркыныч хәлгә килмәгән иде. Аның бер сыдырылган урыны гына бар иде, башының башка җиренә зарар булмаган, диделәр. Ул минем хәтердә матур булып калыр. Бирешмәскә иде. Балаларны кеше итәсе бар бит…

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле