«Чеп-чи татар кызы рус телендә исәнләште» [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Кабинетыма бер мәктәп укучысы килеп керде. Таныдым. Чеп-чи татар кызы, кайчан гына матур итеп татарча шигырьләр сөйләп куандырып йөргән бала, милләтебезгә күпме милли җанлы балалар тәрбияләп биргән бердән-бер гимназиябез укучысы. Рус телендә исәнләште.

Мин татарча җавап бирдем.

– Ни йомыш?, – дип, татарча сорыйм. Җавапны тагын рус телендә алам. Миңа кызык булып китте – озак барыр микән бу ике телле әңгәмә? Ни өчен бу бала мин ассызыклап татарча сөйләшүемә карамастан, үҗәтлек белән һаман рус телендә сукалавын дәвам итә икән?

— Минем татарча соравыма ник русча җавап бирәсең, син татар кызы бит, телне беләсең, — дип сорыйм, түземлегем бетеп.

– Ә мин Мәскәүгә укырга керәчәкмен, анда миңа татар теле кирәкмәячәк, – ди бу һаман да рус телендә, минем гаҗәпләнүемне тагын да арттырып.

– Син бит татар авылы кызы, әти-әниең белән дә русча сөйләшәсеңме?

– Катнаш телдә.

Кая таба барабыз без? Кем тәрбияләгән дә бу баланы, кем аның аңын шулкадәр “чистарткан”? Бала үзе генә гаеплеме монда? Күренеп тора, без мәктәпләрдә бүген нинди драма үсеш алуын күз алдына китереп бетермибез ахры. Балаларыбызны туган телләреннән биздерү, якын киләчәктә үк илдә бер генә тел кулланышта калачак, дигән уйдырмага ышанырга мәҗбүр итү сәясәте чәчәк ата димәк анда. Кемдер Мәскәүне гаепли. Бар инде, беләбез — ул яктан да салкын җилләр исә. Федераль үзәкнең үз кайгысы – СССР кебек үк Рәсәйнең дә таркалуына юл куймыйк, дип борчылалар анда. Халыкларның милли аңы үсүе илнең бөтенлегенә куркыныч тудыра, дип алдан ук кисәтү чараларын күреп куйдылар. Рәсәйнең бербөтенлеге өчен җавап бирүчеләр күзлегеннән карасаң, ул чараларны да бөтенләй нигезсез, дип әйтеп булмыйдыр инде.

Әмма, миңа калса, артыгын тырышып ташладылар бугай. Туган телләрне, ә татар теленә килгәндә, республиканың дәүләт телен, мәҗбүри укытылырга тиешле предметлар исемлегеннән төшереп калдыру – бу инде көянтәне бөгә-бөгә сындыру хәленә җиткерү белән бер. Кайчан гына татар шигырьләрен яратып, сәхнәдән укып йөргән баланың кыска гына вакыт эчендә түган теленә, әнисе бишек җыры җырлаган теленә югарыдан карап, «кирәге юк аның миңа», дию хәленә җитүе ни дигән сүз? Туган телләрнең факультатив буларак кына укытылу хәленә төшерелеп, түбәнсетелүе нәтиҗәсе түгел мени бу?

Минем сүзем үзебез турында. Беркем дә Мәскәүдән килеп, татарча сөйләшмәгез, татар сүзләре беркайда да күренмәсен дип каршыбызда мылтык тотып тормый. Баулыда үзебез — татар мәктәпләрендә белем алып, әти-әнисе белән татарча сөйләшеп үскән татар егетләре, татар кызлары кая карама рус телен өстенрәк күрәбез, туган телебезне кимсеткәнебезне сизми дә калабыз, шуның белән балаларыбызга тискәре үрнәк күрсәтәбез. Миңа соңгы вакытта мәдәният йортында ешрак булырга туры килгәнлектән, анда күргәннәремне әйтми китә алмыйм.

Саф татар телендә барырга тиешле концертлар да ике телдә алып барыла бездә. Фәнис Яруллинның юбилей кичәсенең ике телдә алып барылуын күрсә, Фәнис абый үзе дә аптырашта калыр иде мөгаен. Вил Усмановның юбилей концертында арткы планда «С юбилеем, Вил Нургалиевич!» дип сәхнә тутырып язып элгәннәр. Залда бер генә рус кешесе булмаса да. Кемнән булса куркып шулай эшләнәме бу, бөтенләй уйларга ук иренүме? Югарыдан андый таләп бар, дисәләр гөмеремдә дә ышанмыйм. Үзебезнең егетләр-кызлар һәрвакыттагыча паровоздан алда йөгерәләр безнең. Чынмы татар теле азмы-күпме һөҗүмгә дучар булды, без инде «А мы пойдем на се-евер!- дип кабатлаучы мультфильм герое сыман, телебезнең бер читен кисеп тә ташлыйбыз.

Мәктәпләрдә рус балаларына татар телен укыту методикасының тамырыннан дөрес булмавын билгеләп үтәсем килә минем. Монда рус ата-аналарының дәгъваларында хаклык юк, дию дөрес булмас иде. Телнең бөтен грамматик, стилистик нечкәлекләрен өйрәтеп җәфалаганчы, ул балаларны сөйләм теленә генә өйрәтеп, мин тагын бер телдә сөйләшә беләм, дип горурланып йөрерлек итсәк, беркем дә татар теленә карата кире мөнәсәбәттә булмас иде. Кемдер өчен туган тел, кемдер өчен чит тел дәрәҗәсендә булган предмет буенча имтихан тапшырганда барысына да бер үк таләпләр куелу, йомшак итеп әйткәндә, дөрес түгел бит инде.

Ә татар телен укыту, башка предметлар кебек үк, мәҗбүри булырга тиеш. Балаларга белем бирү мәҗбүрилектән башка була алмый. Көчләп укыту турында сүз бармый бит. Кайберәүләр мәҗбүрилек белән көчләп укыту төшенчәләрен бутыйлар. Ни өчен, гомүмән, мәктәптә башлангыч белем алу мәҗбүри булуына бәйләнмибез соң? Ни өчен аны көчләп укыту дип бәяләмибез? Җавабы ачык чөнки. Мәҗбүрилекләр булмаса җәмгыятьтә гел хаос кына хөкем сөрер иде.

Сәгыйть Әхмәтҗанов,bavly-tat.ru

Бәйле