Ләйсән Гыймаева бер айлык кызын гантель итеп куллана [видео]

-- Лэйсирэ

Бу якшәмбедә җырчы Ләйсән Гыймаева белән шоумен Булат Бәйрәмовларның төпчек кызлары Зәйнәпкә бер ай тула. Алар 17 майда өченче тапкыр әти-әни булдылар.

Ләйсән ханымның инстаграммына караганда, ул бәби карау белән мәшгуль. Укучыларының игътибарын бу юлы ул бер айлык кызы белән җәлеп итә. Кызын ул гантель итеп кулланып, беләкләрен ныгыту хәрәкәтләре ясый. Әлеге пост астына җырчы “Элегэ «гантель» авырлыгы якынча 3,5 килограм. Ярты елдан бицепсларны күрсәтермен”, дип тә язып куя. Укучылар исә авырлыгы азрак түгелме, диеп Ләйсәннең бер темасыннан икенче тема ачып үзара сөйләшүләрен дәвам итәләр.

Бәйле