Кайбыч Сабантуена Мәскәү кунаклары Айрат Сафин, dj Радик килә [фото-видео]

-- Чулпан

Татарстанның күп кенә районнарында Сабантуйлары үтә. Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында да милли бәйрәмне 16 июнь уздырдылар. //Tatar today//

Гадәттәгечә, бәйрәм алдыннан кыр хезмәтчәннәрен бүләкләделәр, район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән театральләштерелгән программа карадылар.

Милли уеннар, көрәш, ат чабышлары белән дә Кайбыч сабантуе кунакларның күңеленә хуш килде.

Кайбычта Рөстәм Закиров, Мәскәү кунаклары — Айрат Сафин һәм диджей Радик Яруллин чыгыш ясады. Кичке яшьләр Сабантуенда да алар җырлар дип көтелә.

https://www.instagram.com/p/BkFPhQxHu4k/?taken-at=836412770

https://www.instagram.com/p/BkFGR8HHIhFCKKQaFyrw4srosjjQHZCPfBVeNQ0/?taken-at=836412770

 

 

 

Бәйле