Педальләрне бутаган: таксист тукталышта торучылар өстенә менә [видео]

-- Лэйсирэ

16 июнь кичендә Мәскәү үзәгендә такси йөртүчесе тукталышта басып торучы кешеләр өстенә менгән. Үзе аңлатуынча, ул газ һәм тормоз педальләрен бутаган. 

Машина юл билгесенә бәрелә, аннан соң тукталышта торучыларны таптата. Фаҗига нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күргән дип хәбәр итә Мәскәүнең эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.  Юл һәлакәтеннән соң таксист урыннан качмакчы була, аны авария шаһитлары туктата.

«Үзем дә белмим, тормозга басам дип уйладым», дип аңлаткан ул сорау алу барышында. Ә качарга теләвен «Мине үтерерләр дип уйладым» ди.

Зыян күрүчеләр арасында Мәскәүгә футбол чемпионатына җанатарга килгән чит ил гражданнары да булган.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий