Үзем Сабада яшәсәм дә, дүрт елымны бездәге Сабантуйны күрми генә уздырдым. Былтыр менә сокландым да, куандым да аны күреп. Шушы Сабантуй мизгелләре үткәннәрне искә төшерде.
1970нче елның яз башында Кукмара ПМК-90 оешмасында эшләп алырга туры килде. Шунда бик шат күңелле, ярдәмчел Рафис Закиров белән дуслашып киттек. Әле әнисе, әбисе исән чакларда аларда берничә тапкыр булганым да бар. Шул елны аның белән Сабан туен да бергә бәйрәм иткән идек. Арабыздан гына иртә китеп барды, ә менә мин Кукмарага һаман да барам әле. Ничә район җитәкчесе алышынса да, батырга машина бирәләр анда. Янәсе, күрәсезме, нинди юмарт! «Мә сиңа машина. Син бит бердәнбер, калганнар синең янда чүп кенә». Бөтен район халкының ризык аласы акчасын өзеп, салым түләткән акчага алынган машина ла.
Әле менә былтыргы Саба Сабантуен карагач, бу заманда да хаклык бар икән, дип уйлап куйдым. Бөтен үлчәү батырларына да бүләкләр бертигез, барысы да кыйммәтле иде. Җитәкчебез Рәис Нургалиевичның тапкырлыгы дип бәяләдек без моны. Олы батырга тәкә биреп бәхилләтүебез дөньялыктан киткән изге җаннарның кылган гамәлләренә бирелүче хәер-фатиха булып яшәп килүче бу йола чын хакыйкатьнең үрнәге иде Кукмара машинасы янында.
Сабантуйга кагылышлы бер фикерем дә бар. Сабантуй узган мәйдан, чакрымнарга сузылган машина кую урыннары –терлекләргә азык буласы печән җирләре – тапталып, яраксызга чыга. Былтыр бәйрәм июль аенда булганга, ул печәнне бер кат җыеп алырга өлгерделәр. Күп җитәкчеләр минем белән килешерләр дип беләм. Халыкта да: «Сабантуйлар үтте, җәй бетте», – дигән әйтем бар. Бәлки, ул Сабантуйларны июль аена күчерергәдер?
Сабантуйлар җитте!
Йөрәккәйләр
Сикереп тә чыгар тыймасаң.
Болыннары колачларын җәйгән –
Авыл куенына сыймасаң
Карт-корысы, балалар агыла,
«Матай»ларда оча яшь мутлар…
Җырлый-җырлый кызлар чигү чикте –
Таңда гына сүнде ул утлар.
Кайтып төшкән кунаклары агыла,
Ычкынгандай бәйле төшеннән.
Агылалар авыл кешеләре,
Елына бер арынып эшеннән.
Иманнары кыйблабызга баккан,
Аятьләре яттан ятлаулы.
Сабантуйлар гөрләп үтеп китәр.
Калган көннәр ай-һай катлаулы.
Авыл халкы эштән арынмый ул,
Язмыш белән җиргә бәйләнгән:
Безнең татар борын-борынгыдан
Йөк өстерәп, атка әйләнгән.
Шул йөк белән тормышын да тарта,
Көн узсынга йөрми калкынып.
Җәйләр җитсә, ярсу йөрәккәен
Мәйданнарда баса талпынып.
Сахраларга чыгып, җырлап ала,
Күрсәтә ул телгә җорлыгын.
Коръән-Кәрим җиргә иңгән чакта
Сипкән аңа сәләт орлыгын.
Нурислам ЗАКИРОВ, Саба районы, Байлар Сабасы