Казан өстендәге зур НЛОның чынлыкта ни булуы ачыкланды [фото-видео]

-- Лэйсирэ

17 июнь төнендә россиялеләр, шул исәптән казанлылар да, күктәге гаҗәеп күренеш шаһиты була. Йолдызга охшаган билгесез объект, үзенең артыннан самолет кебек зонтик формасындагы төтен калдырып, җирдән һавага күтәрелеп бара. Мәскәү, Ярославль, Түбән Новгород һәм Казан кебек шәһәрләр халкы интернетта видео һәм фотолар белән уртаклаша.

Бу гадәти булмаган күренешне хәтта НЛО белән бәйләп аңлатучылар да табыла. Ә дөреслектә исә бу Плесецк космодромыннан җибәрелгән «Союз-2-1Б» ракетасы булып чыга.

Россиянең оборона министрлыгы матбугат хезмәте билгеләп үтүенчә, ракета орбитага «Глонасс-М» спутнигын чыгарган.

Фото, видео: соцсеть

Бәйле