Искәндәр Гыйләҗев: «Марҗага өйләнмә!» – дип такылдап торудан гына файда юк!

-- Лэйсирэ

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр әфәнде Гыйләҗевне без абруйлы оештыручы, берничә телдә чиста аралаша алучы профессиональ тарихчы буларак та беләбез. Аның мәшһүр татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең улы икәнен дә байтак кеше чамалыйдыр. Әлеге зыялы гаиләдәге тәрбия нинди җирлеккә корылган булган? Һәммәбезгә дә үрнәк булырдай гаиләнең нинди сыйфатларына кызыгырлык? Искәндәр Аяз улы белән шул хакта гәп кордык.

— Искәндәр әфәнде, Аяз абый белән Нәкыя апа гаиләсендә тәрбияләнү сезнең шәхес булып формалашуда зур роль уйнагандыр. Татарның атаклы язучысы баласы булуы үзе үк зур мәктәп булдымы?

— Әлбәттә! Чөнки безнең гаилә – үзенчәлекле. Бала чакта әнине – укытучы, ә әтине – язучы, милләтебез тормышында зур урын биләгән шәхес итеп түгел, ә әти, әни булганнары өчен яраттык. Үсә төшкәч, барысын да аңлый башлыйсың. Минем өчен иң әһәмиятлесе шул: кечкенәдән үк бездә җаваплылык хисе тәрбияләделәр. Бу – зур сыйфатларның берсе! Укытучы һәм җитәкче буларак, башкалардан да шуны таләп итәм. Адәм баласы гаиләсе, коллегалары, иле өчен җаваплы булырга тиеш. Әлеге сыйфат булмаганга күрә, байтак гамәлләребез чәлпәрәмә килә дә инде.

— Андый гаиләдә бала да икенче төрле тәрбияләнә, дөньяга карашы да күпләрнекеннән аерылып тора, димәкче булам. Балачакка кайтсак, нинди мизгелләр күбрәк искә төшеп, күңелегезне кузгатып куя?

— О-о-о! Андый мизгелләр шактый, әмма алар өзек-өзек кенә калкып уза. Әби белән тролейбуска утырып балалар бакчасына бару, иртән уянуларны яратмый идем… Бауман урамындагы Язучылар берлегенең Чыршы бәйрәмнәре, әти-әни белән Займище урманында гөмбә җыю, авылга кунакка кайту – болар барысы да җылы хисләр уята. Минем балачагым бик күңелле узды. Ир кеше өчен шундый әти булу бик мөһим. Безнең әти бер яктан бик кырыс, икенче яктан бик нечкә күңелле кеше. Холкындагы шушы ике каршылык аңарда органик рәвештә яшәде. Йә кызып китә, дәртләнеп, кычкырып җибәрә, йә киресенчә, моңсуланып кала иде. Тәрбиясе бик ипле, кешечә булды. Шәһәрдә яшәсәк тә, әти авылга, табигатькә еш алып чыга иде. Гади тормыш күренешләренә мәхәббәт уятырга тырышты. Адәм баласының тормышын бизи торган төшенчәләрне без бәләкәй чактан тоеп үстек. Хәзер ата-ана балаларына игътибар итәргә ялкаулана, алар белән шөгыльләнми. Ә безнең әти һәрвакыт белемгә омтылуыбызны һәм табигатькә якын торуыбызны кайгыртып яшәде. Әле дә хәтерлим, җәй көне, төнге сәгать икедә торып, Иделгә балык балык тотарга чыгып китә торган идек. Әти эшләпәсен кигән, тормышындагы хәлләрен җайлап кына сөйли.

— Бала гаиләдә җылылык тоя икән, димәк ир белән хатын бер-берсен ярата, дигән сүз. Нәкыя апа «халык дошманы» мөһере сугылган, төрмәләрдә утырган, үзеннән күпкә олырак кешегә кияүгә чыкмас иде. Аяз абый да яшь кызны каратырлык сыйфатларга ия булгандыр. Шулай да өч ир малай үстерү җиңел бирелмәгәндер?

— Әти белән әни үчти-үчти дип кенә торалар иде, дип әйтә алмыйм. Алар икесе дә ярыйсы ук таләпчән тәрбияләделәр безне. Әтинең гаиләгә карашы җаваплы булды, без балаларын чын кеше, татар рухлы кеше итеп тәрбияләргә тырышты, шуны таләп тә итте. Без кечкенә чагында энем Мансур белән сугышырга ярата идек. Ир балалар сугышмыйча гына үсми, бу – табигый. Менә хәзер ике оныгым бар, ир малайлар, алар да кайвакытта «әтәчләнеп» ала. Мин әниләренә: «Ачуланма, малайлар сугышып үсәргә тиеш!» – дим. Ә әти без шаярганнан кызып киткән чакларында: «Кайчан үсеп җитәрсез икән, берегезне бер шәһәргә, икенчегезне икенче шәһәргә озатыр идем!» – дип әйткәләп куя торган иде. Үзенчә шулай куркытып алгандыр инде.

— Энекәшләрегездән танылган драматург Мансур Гыйләҗев – күз алдында, ә менә кече энегез Рәшат кеше арасында бик күренми кебек.

— Рашат ул – безнең иң төпчеге һәм иң иркә малай. Әти-әни кыз бала көткән, әмма гаиләгә өченче ир бала аваз салган. Рашат медицина өлкәсендә белем алды. Хәзер шул өлкәдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Аллага шөкер, аның тормышы да матур гына бара. Энебезнең дә өч малае бар. Ул шактый җитди фикерле егет, ләкин урысча әйтсәк, артык «публичный» кеше түгел.

— Аяз абый «татар итеп үстерде, татар булуыбызны теләде» дисез, нинди гамәлләрендә чагыла иде әтигезнең бу васыяте?

— «Татарча сөйләш!», – дип туктаусыз кабатлап торудан берниинди файда да юк. Үз тормышың, кылган гамәлләрең белән үрнәк булырга кирәк. Татарлыкны бала күңеленә әкрен-әкрен тамчылап тамызалар. Театр, концертларга йөрисең, шуларны кечкенәдән күңелеңә сеңдерә барасың. Безнең бәхетебезгә, әти яшьрәк чагында бик аралашучан булды. Өйдә сәнгать әһелләре кунакка килеп, фикер алыша торган иделәр. Студентлар белән очрашуларга барганда, үзе белән мине дә ияртә иде. Милләт җанлы кешеләр белән аралаша торгач, тормышны яңача ачасың, матурлыгын, аһаңен, тәмен тоя башлыйсың. Милли мохиттә йөрү, шәхесләр белән аралашу үз эшен эшли. Алар бит гади кешеләр генә түгел, ә фикер ияләре, үз эшенең осталары! Әле дә хәтеремдә, Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» премьерасыннан соң, Ризван Хәмид һәм тагын берничә язучының сөйләшкәннәре шаһиты булдым. Язучылар әңгәмә кора башласа, аларның фикерләре әллә кайларга кереп китә, милләт, тормыш, ирләр һ.б. дигәндәй. Мондый очрашулар миңа чын тормыш мәктәбе булды.

— Баланы милли дөньяга авазландырырга теләсәң, димәк, аңа шул мохитне тудырырга кирәк?

— Шулай. «Марҗага өйләнмә, урысча сөйләшмә!» – дип такылдап торудан гына файда юк! Акыл өйрәтү, кешедә кире тәэсир тудыра. Шулай ук, йомылып кына «татар утравы»нда да калып булмый. Кешене күп кырлы шәхес итеп тәрбияләргә кирәк. Татар мохите татар үзаңын саклап калу өчен зарур, урыс мәдәнияте казанышларын да белү мәслихәт. Чит телләрне дә үзләштерергә, шәхес һәръяктан формалашырга, баланың һәрнәрсәгә карата үз фикере булырга тиеш.

— Искәндәр Аязович, тарихчы булып китүегезгә ни этәрде?

— Әтинең йогынтысы зур булды. Бик кызыксыннучан кеше иде ул. Өй китапханәбез бай булды, хәзер ул китаплар әнидә саклана. Заманында кайбер китапларны кулга төшерүе бик авыр иде. Әти төрле ил географиясе, тарихы турында төрледән-төрле китаплар җыйды. Менә шуларны укып, кызыксынып киткәнмендер дә, күрәсең.

— Әти чит телләр белергә кирәклеген аңлатты, дидегез. Совет чорында, чит илләргә юллар ябык вакытта да чит тел өйрәнүнең кирәклеген аңлаган бит. Димәк, аның алдан күрү сәләте дә булган?

— Ул безне һәрвакыт белемле итәргә тырышты. Өчебезгә дә берәр чит телне өйрәнүне таләп итте. Чит илләргә чыгарга ярамагач, телне гамәлдә кулланырга мөмкинлек тә юк дигән сүз. Ә әти алдан күрә белгән. Мансур да, мин дә алман телен үзләштердек, Рәшат инглиз телендә яхшы сөйләшә. Вакыт узгач, тел белүебез кирәк булды бит. Безнең халык хаҗәте булмаган телне нигә өйрәнеп торырга, дип уйлый. Шуңа күрә, күпләр үз ана телен дә өйрәнми. Бик вәхши караш бу. Ә адәм баласының җаны бар, күңел халәте барлыгын оныталар. Кеше ул – хайван түгел бит инде. Гамәли принципларга гына таянып яшәргә ярамый. Әтинең чит телләр өйрәтү омтылышы да, безнең тормышыбызда зур роль уйнады. Чит илләргә чыгып фәнни эшчәнлек алып бардым. Алман архивларында татар халкына караган бик күп материалларны өйрәнергә насыйп булды. Моның өчен әтигә рәхмәтлемен.

— Аяз абый белән Нәкыя апа кардәшләр булган икән?

— Кан туганнар түгел, әлбәттә. Әти нәселенә килсәк, Мирсәет бабай, Мөгаттәрә әби. Әнинеке Нәүбәһәр әби белән Илһаметдин бабай. Мөгаттәрә әбинең энесе Мирзаһит абый бар иде. Ул Нәүбәһәр әбинең сеңлесен кияүгә алган. Шул рәвешле, әти белән әни бер-берсен кечкенә чактан ук белгәннәр. Әти әнидән сигез яшькә олырак. Яшьрәк чагында Мирзаһит абыйларга кунакка да кайткалаган, зур толымлы кечкенә кызның чәчен тартып: «Үскәч, мин сиңа өйләнәм әле», – дигән сүзе дә булган. Әтине төрмәгә утыртканда, әни – ундүрт яшьлек кыз бала. Берничә елдан соң, әти аңа хатлар яза башлаган.

— Әниегез дә кыю кыз булган инде, нинди катлаулы чорда, төрмәдән кайткан ир-ат белән гаилә корып җибәргән!..

— Чыннан да шулай, 20 яшьлек кыз киләчәге шактый караңгы тоелган кешегә кияүгә чыгарга батырчылык итә. Мәхәббәте, ышанычы, эчке тоемлавы көчле булган. 1957 елда, тормышлары коточкыч авыр шартларда, гаилә коралар. Әтине «каторжан» дип йөрткәннәр, эшкә дә алмаганнар. Күпләр кул биреп исәнләшмәгән дә… Ә әни үз язмышын аңа ышанып тапшырган. Әти дә югалып калмаган, гаиләне туендырыр өчен җигелеп эшләгән.

— Аяз абыйның беренче хикәяләрен Нәкыя апа исеме белән бастырганнар икән…

— Әни шулай сөйли. Хикәяләренә әни үз исемен куеп бирә торган булган. Сәяси сәбәп аркасында, журналлар әтинең фамилиясен бастырмаслар, дип курыкканнар. Алар гомер буе бер-берсен ихтирам итеп яшәде. Бер-берсен ымнан ук аңлаулары безне сокландыра иде. Әни кебек хатын-кыз сирәк очрый, чөнки гаиләдә генә дә йомылып яшәмәде. Дүрт ир-атлы ишле гаиләне алып бару өстенә, үз телебездә урамнарда сөйләшергә дә оялган чорда мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытты. Балаларга ул соңгы дәрес, факультатив итеп кенә укытыла, ә әни, зур эшләр башкарып, укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләде. Гомер буе әтинең иҗатында алыштыргысыз ярдәмчесе булды. Әсәрләрен машинкада бастыру, укып чыгып, редакцияләү дисеңме? Аяз Гыйләҗев иҗатына карата ул һәрвакыт үз фикерен җиткереп тора иде. Бу гамәлләр – үзе бер зур хезмәт. Әни – батыр хатын-кыз. Әткәйнең Аяз Гыйләҗев булып формалашуы һәм танылуында әнинең дә казанышы бик зур. Ә өч ир баланы тәрбияләү үзе генә ни тора!

— Өч ир егет булгач, гаиләгә өч килен дә килеп кушылган бит инде. Киленнәр белән дә уртак тел табарга кирәк бит әле. Миңа тегенди яки мондый килен алып кайтыгыз, дип теләкләрен белдерделәрме?

— «Бу кешенең кызы матур, безгә килешмәсме икән?» – диебрәк сүз катулар булды. Әмма һәрберебез хатыннарыбызны үзебез таптык. Һәрбер гаиләнең үз тәртипләре бар, яраклашу да булды. Бездә дә җиңел генә бармады, таләпләр дә куелды, тәнкыйтьләүләр дә ишеттек. Хәзер инде әни үз киленнәре белән бик матур аралаша, киленнәре дә әнигә зур ихтирам күрсәтә.Бер-берсенә охшаган гаилә юк ул, кешедән күреп кенә кабатлап булмый. Минем гаилә әтинеке кебек, дип әйтә алмыйм. Безнең үз тәртипләребез бар. Үземнең дә кызларымны кайвакыт яшәргә өйрәтәсем килә. Хәзерге тәҗрибәмнән чыгып шуны гына әйтә алам: беркайчан да балалар гаиләләренә артык тыгыласы түгел.

— Кызларыгызда каләм куәсе барлыгын беләбез.

— Әйе, Миләүшәбез шигырьләр яза. Шигырьләре басмаларда да дөнья күрә. Кызларым – горурлыгым, яхшы тәрбия алдылар, әйбәт кешеләргә кияүгә чыктылар. Дини яктан да, тәртип ягыннан да аларга сокланам гына. Оныкларым да татарча сөйләшә. Олысы бигрәк тә дөреслек, тәртип ярата. «Кызыл утка барырга ярамый, бу машина үлән өстенә менгән, дөрес эшләмәгән». Кайвакыт: «Бу бала үскәч, дөньяда ничек яшәр икән?» дим. Бездә башкалардан көнләшү дигән кимчелекле сыйфат бар. Татар яшьләрен чит илгә җибәреп укытырга кирәклеген күптән әйтеп киләм. Без татарлар бу дөньяда, әйтерсең лә, үзебез генә яшәп ятабыз. Бөтен нәрсә күптән уйлап чыгарылган, ниһаять, үзебезнең үзенчәлекне күрсәтергә вакыт. дип тә уйлап куям. Куандырганы шул: бабаларының да кем икәнен белеп үсәләр.

— Аяз Гыйләҗевнең иҗаты соңгы араларда яңа сулыш алды кебек?

— Бу – табигый күренеш, чөнки алар сыйфатлы әсәрләр, безнең әдәбиятны гаҗәеп дәрәҗәдә күтәрәләр. Кечкенә кызымның мисалын гына алам, ул үзе әтинең бөтен әсәрләрен укып чыкты. «Мондый тел байлыгын беркемдә дә күргәнем юк», – ди. Әтинең әсәрләрен игътибарлап, кайбер урыннарын сүзлек белән укыды. Әти иҗатында хәзер инде кулланышта булмаган сүзләр бар. Фатих Кутлу да әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткәндә, һәрвакыт әни янына килеп, сүзләрнең асылын мәгънәсен сорады. Гыйбарәләрнең нәрсә аңлатканын төгәл тәрҗемә кылу өчен, әнинең ярдәменнән башка булмый.

— Димәк, Төркиядә дә Аяз Гыйләҗев иҗатына ихтыяҗ зур?

— «Өч аршын җир»дән башланып киткән хезмәттәшлек Төркиядә фурор уятты. Фатих бәй әтинең «Җомга көн кич белән», «Өч аршын җир», «Яра» һ.б. әсәрләрен төрек укучысына тәкъдим итте. Анда инде берничә мәртәбә кабат-кабат нәшер ителде. Төркия тәнкыйтьчеләре, укучылары гаҗәпләнеп, сокланып кабул итте аларны. Үзләре өчен яңа исем, яңа әдәбият ачтылар. Галимә Миләүшә Хәбетдинованың тырышлыгы белән дә Аяз Гыйләҗев иҗаты чит илләрдә танылу ала башлады. Әти белән бергә төрмәдә утырган кеше бүгенге көндә Венгриядә яши. Әтинең «Йәгез, бер дога!» роман-хатирәсендә Советка каршы чыгуда гаепләнгән венгр егете Арпад Галгоцига аерым истәлекле юллар багышланган. Миләүшә ханым аны эзләп тапты. «Йәгез, бер дога» романы венгр теленә тәрҗемә ителде. Анда китапны тәкъдим итү чаралары да узды. Урыс теленә тәрҗемә ителгән «Давайте, помолимся» романының презентациясе Мәскәүдә «Гулаг» музеенда узды. Бу романны башка телләргә – алман, инглиз, испан, кытайчага тәрҗемә итүне оештырырга теләгем бар. Бер яктан, боларга бик шатланам, икенче яктан, бу – табигый хәл, дип саныйм.

— Энегез Мансур әфәнде дә Аяз абый әсәрләре белән илһамланып иҗат итә шикелле.

— «Бибинур» фильмын, милли әдәбиятка нигезләнгән картина, дип атыйм. Татар дөньясын таныткан фильмга пропаганда гына җитми. «Бездә кино юк», – дип кенә сөйлибез. Юк-бар нәрсә пропагандалауга вакыт, акча сарыф итәбез, Сабан туйларына көч түгәбез. Сабан туе – татарның милли бәйрәме, әмма аны шулкадәр күтәрү татарның үзенә нәрсә бирә соң? Һаман саен татар милләтен шамакайлыкка кайтарып калдыру дөресме икән? Бәлки безгә югары сәнгатьне таныта башларга вакыт җиткәндер?! Татарны күтәрергә телибез икән, аның казанышларын күрсәтергә кирәк! Ә бит казанышларыбыз бар. Сабан туена каршы түгел мин, зур бәйрәм. Татарның ачык күңелен, уңганлыгын күрсәтә торган бәйрәм. Ләкин Сабан туе белән генә дөньяда танылып булмый!

— Бүген татарны эстрада берләштерә, эстрада җырчыларына да артык күп игътибар күрсәтелә, аларны нык күтәрәләр, дип уйламыйсызмы?

— Бу өлкәдә эшчәнлек белән мин бер дә канәгать түгел – монысы әле йомшак кына әйткәндә. Мин арзанлы эстрадага каршы, чөнки татар җырларының туксан тугыз проценты «урысча» диатоникада башкарыла.
Нинди миллилек турында сүз барсын? Җырның миллилеге хәзер сүзләренең татарча булуында гына чагыла. Сүз дә юк, матур тавышлар, матур көйләр бар, ләкин без бөтенесен попсага гына кайтарып калдырдык. Күңелдә кала торган җырлар түгел. Яхшы композиторларыбыз бар, яшьләр арасында талантлар бар. Күбрәк аларны танытыргадыр? Талантлы яшьләр дигәннән, Нурбәк Батулла бернинди ярдәмсез Мәскәүгә барып, «Алтын битлек»кә ия булып кайтты. Менә кемнәрне күтәрергә кирәк! Ә без күңелгә бернәрсә бирми торган җырларны пропагандалыйбыз.

— …Нишләп алай килеп чыга, дип уйлыйсыз?

— Җитдилек, культура, киң караш, эчке тоемлау һәм белем җитмәгәннән бу. Без һаман мәсьәләне декорациягә кайтарып калдырабыз. Тотрыклы милли сәясәт юк. Шәхсән үзем, һәрнәрсәдә төплелек, җаваплылык, профессиональлек дигән төшенчәләрне хөрмәт итәм. Без – татарлар – күп нәрсәне өстән-өстән генә эшләргә, шапырынырга һәм мактанырга яратабыз. Бездә башкалардан көнләшү дигән кимчелекле сыйфат бар. Татар яшьләрен чит илгә җибәреп укытырга кирәклеген күптән әйтеп киләм. Без татарлар бу дөньяда, әйтерсең лә, үзебез генә яшәп ятабыз. Бөтен нәрсә күптән уйлап чыгарылган, ниһаять, үзебезнең үзенчәлекне күрсәтергә вакыт. Һәрнәрсәнең нигезендә фән торырга тиеш.

— Сез Алманиядәге татар әсирләре язмышын да беренчеләрдән булып өйрәнгән галим дә. Әлеге теманы кузгатканда әсир эләккән татар солдатлары турында төрле фикерләр яңгырый. Әсир, димәк, илне саткан…

— Әсирлеккә эләгү, ул – фаҗига. Шуның өчен генә дә әсир солдатларны аңларга мөмкин. Барысы да кул күтәреп кенә әсирлеккә төшми. Солдатлар көтелмәгән очракларда әсирлеккә эләгә. Камалышта калучылар. Сталинның: «Бездә әсирләр юк, бездә хыянәтчеләр генә бар», – дигән күрсәтмәсе дә булган. Әсирлеккә төшсәң, син үз илең өчен хыянәтче булып саналасың. Башка бернинди фактор искә алынмый. Сатлыкҗан булып каласың. Бу рәсми позиция саналган, алай гына түгел, әсиргә төшкән кешенең гаиләсе дә җавап тоткан. Советлар Союзы әсирләрнең хокуклары турындагы халыкара конвенцияне үтәмәгән. Хәтта сугышның беренче айларында Алмания үтәгән.

Сугыш вакытындагы татар әсирләрен без башка әсирләрдән аерырга тиеш түгел. Совет солдатларын гына алыйк, бөтен алман мәгълүматлары буенча, сугыш дәвамында алты миллионга кадәр совет солдаты әсирлеккә төшә. Бу – коточкыч зур сан.

— Сезнең хезмәтләрегезне дәвам итүче укучыларыгыз да барлыгын беләбез. Шулай да яшьләр фән дөньясына киләме?

— Тел белүче аспирантларга кытлык зур. Татарга кагылышлы шактый күп материаллар чит ил архивларында тузан җыеп ята. Мәсәлән, Төркия архивларында милләтебезгә нисбәтле бихисап документлар саклана. Беренче Бөтендөнья сугышы чорына караган материалларны барларга кирәк, чөнки Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Алманиядән әсирләрнең күп өлеше Төркиягә күчеп киткән. Мөһаҗирлек темасы шактый киң, аларны җентекләп өйрәнү сорала.

— Сүз дә юк, галимнәр хезмәтләрен чыгарып тора. Әмма аларның китапларын бик тар даирә генә белә. Киңрәк масштабта танылмый кала. Бу мәсьәләне чишү юлларын күрәсезме?

— Сез җитди мәсьәләне күтәрәсез. Иң зур җитешсезлек – безнең татарга бөтен өлкәдә дә, шул исәптән тел мәсьәләсендә, тарих өлкәсендә дә җитди пропаганда җитмәве. Без авыз күтәреп: «Татар – бөек халык», –дип шапырынырга яратабыз. Ләкин ул бөеклекне күрсәтә белергә дә кирәк бит әле. Тәкърарлап утырудан гына без бөек була алмыйбыз, дәлилләребез булмаганда, башкаларда нәфрәт хисе генә уятырга мөмкинбез. Буш кәперәю безгә берни бирми. «Азатлык!» – дип кычкырып йөрүдән дә файда юк. Тотрыклы рәвештә үзебезнең зур милләт икәнебезне күрсәтергә иде бит. Һәр юнәлештә профессионаллар булырга тиеш. Халыкка аңлаешлы итеп үзебезнең бөеклекне расларга кирәк. Татарда бөек шәхесләр күп булган. Әйтик Дәрдмәнд, аны белүче юк. Аны өстән-өстән генә беләбез. Тарихыбыз кызыклы вакыйгаларга да бай, аларны белүчеләр генә аз.

Дөресен генә әйткәндә, без телне дә пропагандалый алмадык. Татар теле – дәүләт теле, дигән карар белән генә чикләндек. Шуның белән вәссаләм. Төрле курслар оештырырга кирәк иде, җитәкче, министр балаларының татарча сөйләшкән балаларын нигә күрсәтмәскә иде соң? Бәлкем, чит илләр тәҗрибәсен кулланырга кирәк булгандыр. Минемчә, бу юнәлештә эшләрлек алымнар күп иде. Ләкин без «Булдырабыз!» дигән буш сүзләрдән ары китә алмадык. Конституциядә язып кую гади халык өчен берни түгел ул. Аларның барсын да конкрет тормышта расларга, күрсәтергә кирәк. Ике тел өйрән, бер тел белүгә караганда күпкә яхшырак, дигән фикерне дә халык аңына сала алмадык! Ахмаклар булдык, телләр белү рухи байлык икәнен күрсәтә алмадык. Тел мәсәләсендә конкрет максатларыбыз юк иде. Урысны татарчага өйрәтүме, әллә татар баласының ана телен белүе мөһим идеме? Бу юнәлештә сораулар күп, хаталарыбыз да шактый булды.

Мөршидә Кыямова, Идел

Бәйле