Лаешта балыкчылар елгада баткан чит ил машинасы таба [видео]

-- Лэйсирэ

Балыкчылар Лаеш районында елгада баткан чит ил автомобилен видеога төшергән. Язманы социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Кадрлардан күренгәнчә, «Тойота Ленд Крузер» автомобиле яр буеннан шактый еракта су эчендә утыра, аның салоны суга күмелгән диярлек. Машинаны янәшәдән көймәдә йөзеп барган ир-атлар видеога төшереп алган.

Автомобильнең ни рәвешле суга батуы әлегә билгеле түгел.

Татар-информ

Бәйле