Сәламәтлек катнашмасы: моны ашаган кеше авырмый

-- Лэйсирэ

Әлеге сәламәтлек катнашмасы искиткеч көчкә ия: сезон саен 2 атна чамасы эчсәсез, барлык авырулар сезне урап узар, иммунитетыгыз ныгыр. Аның ингредиентлары организмны пектин, клетчатка, минераль тозлар, органик кислоталарга баета, чын биостимулятор булып тора.

Катнашманы әзерләү өчен нибары 10-15 минут вакыт кирәк:
— күрәгә — 200 гр
— йөзем җимеше — 200 гр
— төшсез кара җимеш — 200 гр
— әстерхан чикләвеге — 200 гр
— бал — 5-6 аш кашыгы
— лимон — 1 шт.

ӘЗЕРЛИБЕЗ:
Кипкән җиләк-җимешләрнең өстенә кайнар су салып, 5-10 минутка калдырыгыз. Шуннан тастымал белән әйбәтләп корытыгыз.
Лимонны кечкенә кисәкләргә бүлеп, орлыклардан арындырыгыз.
Чикләвекләрне табада яки духовкада җылытыгыз.
Барысын бергә блендерда болгатыгыз, бертөрле масса килеп чыксын.
Шушы катнашмага бал өстәгез. Чиста банкага тутырып суыткычта саклагыз.

Әлеге витаминлы күчтәнәч калорийларга бай, аны иртән ач карынга ашарга кирәк. Балаларга 1 бал кашыгы, олыларга 1 аш кашыгы тәкъдим ителә. 3 яшькәчә балаларга бирмәгез, күкрәк сөте имезсәгез шулай ук тыелыгыз.

Бәйле