«Кызымның атнага бер тапкыр да кереп чыкканы юк» [гыйбрәт]

-- Лэйсирэ

Күптән түгел сырхауханәдә ятып чыктым. Бүлмәдәшләрем — сиксәнне узган әбиләр иде. Беренче мәлдә үк сиксән ике яшьлек Мария әбигә һәм аны караучы Любага игътибар иттем. Мария әби шикәр авырулы икән, бер аягы юк, йөрми диярлек, күбесенчә ятып тора. Үз йомышларын да үти алмый. Люба аны ашата, асларын алыштыра, күтәреп диярлек утыртып куя, төн җиткәч, әби караваты янына урындыклар тезеп, янына йокларга ята.

Гомумән, барлык ихтыяҗларын һәм кирәкмәгән көйсезлекләрен карусыз үти. Ә әбинең көйсезлеге әйтеп бетергесез! Кайчандыр җитәкче урында эшләгәне сизелә, һәр сүзе та ләпчән, боерулы. Берәр нәрсә ошамаса, шундый итеп сиздерә, бүлмәдәге бүтән әбиләр дә сискәнеп куялар.

Ә Люба бик сабыр, елмаеп кына тора, үзенең авыртуларын да әбигә сиздерми. Гәрчә биле авыртып интегүен без күреп торабыз. Бик көйсез әбигә шулкадәр игелекле мөнәсәбәтен күреп, мин аны әнисен тәрбияли дип уйладым. Бүлмәгә кергән врачлар, шәфкать туташлары да: “Ай-һай акыллы кыз тәрбияләгәнсез, сез аның ярдәме белән генә яшисез”, — диләр. Тик, ни гаҗәп, Мария әби ул сүзләргә кушылып, Любаны бервакытта да мактамый.

Люба Мария әбинең …килене булып чыкты. “Алар минем икәү әле: өйдә колагы ишетмәүче, күп вакыт урын өстендә ятучы каенатам да бар”, — дип шаккатырды безне искиткеч мәрхәмәтле хатын. Мин сырхауханәгә кереп, ике көн узгач, Люба әбине савыктырып алып чыгып китте. Һич зарлана белмәүче, сабыр, һәркемгә игътибарлы, елмаеп кына торучы эчкерсез ханымга һәрберебез бәхет, саулык теләп калдык.

Любага аеруча кечкенә генә буйлы, бик нечкә күңелле, кеше белән сөйләшергә яратучы сиксән сигез яшьлек Нина әби сокланып карый иде. Аны күргәч тә мин үз әбиемне искә төшердем. Сиксән сигез яшенә кадәр гомер кичергән әбиебез дә кечкенә буйлы иде. Әмма безнең әби бәхетлерәк тоелды миңа. Тормышны, кешеләрне яратуы сизелеп торган Нина әби барыбер ничектер боек иде. Любалар чыгып киткән көнне үк белдек без моның сәбәбен. “Люба искиткеч, ул бит Мариянең килене генә, — диде Нина әби. — Ә минем үз кызымның атнага бер тапкыр да кереп чыкканы юк. Гомерем буе ул дип яшәдем, югыйсә, әллә артык иркәләдемме икән?” Әби 22нче заводта эшләгән икән, яшь чагыннан алып, пенсиягә чыкканчы. “Сугыш вакытындагы, аннан соңгы авырлыкларны сөйләп бетерә торган түгел инде аны, утыз алты яшемдә генә кияүгә чыктым, — диде ул, ачылып китеп. — Ирем белән унике генә ел торып калдык, яшьли үлеп китте. Шуннан бөтен көчемне, вакытымны кызымны укытуга, җитеш тормышта яшәтүгә багышладым. Ул институтның икенче курсында ук кияүгә чыкты. Укуын бетерә алсын дип баласын үстерештем. Институтны тәмамлауга ире белән аерылышты да, икенчегә чыкты, тагын бер бала алып кайтты. Ул оныгымны да мин күтәрешәм. Хәзер инде өченче ире белән минем фатирда яшиләр. Пенсиямнән ике оныгыма да өлеш чыгарырга тырышам. Икесе дә укыдылар, фән белгечләре булдылар, инде үзләре укыталар”.

Нина әби игътибардан бөтенләй мәхрүм түгел иде үзе. Аня исемле оныгы янына көн дә килеп йөрде. Тик әби һаман кызын көтте. Савыккач, Нина әби озак еллар авыр эштә тир түгеп алган үз фатирына, әнисенең “мәңгелек йортка китүен көткән” (бүлмәдәш әби үзе шулай диде) кызы һәм аның чираттагы кияве янына кайтып китте.

Өченче бүлмәдәшем, сиксән өч яшьлек Надя әбине бөтенләй авыр хәлдә китерделәр. Гемоглобины төшеп беткән диярлек, йөри алмый иде. Табиблар аны инде таныйлар — әби биредә еш ятучы чирлеләр рәтеннән икән. Надя әбине кызы Ольга карады. Аларның беренче көнне сөйләшүләре колагыма керде: “Кызым, мин сезгә һәрвакыт мәшәкать тудырам, миңа бик авыр сине борчу…” — диде әби. Ольга, яшьле күзләрен сөртеп: “Әни, синең өчен мин борчылмасам, кем карар соң үзеңне? Син бит безне үстергән әниебез! Андый уйларны башыңа да китермә…” — диде.

Надя әби сырхауханәдә бишенче кич кунасы көнне үзен-үзе йөртә алучы, шат күңелле әбигә әйләнде. Үзе һаман: “Ольгама зур рәхмәт! Арада иң мәрхәмәтле балам булды, ул минем яшәтүчем, көч бирүчем. Ә минем әле яшисем килә, тормышлар бигрәк матур бит хәзер”, — дип кабатлады.

Өч ана, өч төрле язмыш… Ходай кемгә нинди тәкъдир язган бит… Минем әни дә сугыш чоры баласы иде. Аның арабыздан китүенә инде егерме елга якын вакыт узды. Бүген, мин әлеге мәкаләне язган көнне, аңа җитмеш җиде яшь булыр иде. Бик иртә китте шул, ах, иртә китте… Егерме биш ел дәвамында каенанасына, безнең кадерле әбиебезгә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәде. Үзенә генә андый бәхетле көннәрне күрергә язмаган булып чыкты… Бергә дәваланган әбиләргә карап, йөрәгемдә сагынусагыш дәрьясының тула баруын тоеп: “Их, әнием исән булса, мин дә бик-бик кадерләр идем үзен”, — дип уйладым. Ходай барлык әниләргә дә исәнлек, ә балаларына мәрхәмәт бирсен иде.

Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА. Казан. Татарстан яшьләре

Бәйле