Интернетта Буа районында “14 яшьлек малай 7 яшьлек ике баланы көчләгән” дип язалар

-- Лэйсирэ

Буа районында коточкыч хәл. “6 май көнне Янтуган авылында 14 яшьлек малай 7 яшьлек ике баланы көчләгән”. Менә шулай язып чыктылар интернет матбугатында. Бу бит татар авылларында гомер бакый булмаган вакыйга! Ышанмадык, үзебез тикшердек.

Ышанмаслык та шул. Сүзен сүзгә язам. Кемнәр икәне билгеле, әмма балаларга гомерлек яманат ябышмасын өчен бу язмадагы барлык кешеләрнең исемнәрен алыштырдык.

“Якшәмбе көн. 14 яшьлек Айдар үзе укыган мәктәп биләмәләрендә җәяү йөреп килергә карар кыла. Шунда 7 яшьлек 2 малайны – Булат белән Вилнурны күреп ала. Мәктәп янындагы сарайга алып кереп, көч кулланып, яман ниятен башкара, – дип яза “Kznlive” сайты. Интернет матбугаты әлеге мәгълүматны хокук саклау органнарыннан алдык, дип ассызыклый. – Икенче көнне көчләнгән балалар нәрсә булганын барысын да түкми-чәчми ата-аналарына сөйли. Тегеләр полициягә барып гариза яза. Зыян кылган мәктәп укучысын кулга алалар, хәзер җинаять эше ачу-ачмау мәсьәләсе хәл ителә”.

Менә шундый тетрәндерә торган фаҗига. Безгә билгеле кайбер чыганакларга караганда, балаларда гаеп юк икән. Әниләре арасындагы ниндидер каршылык аркасында килеп чыккан шау-шу ди бу.

Зыян күргән балаларның бер­се­нең әнисе белән элемтәгә керә алдык. “Балаларның хәле яхшы, Аллага шөкер. Бернинди зыян күрмәгәннәр”, – диде ул. Балалар зыян күрмәгәч, димәк, 14 яшьлек Айдар начарлык кылмаган килеп чыга түгелме, дигән сорау калка. Булатның әнисе Айдарны: “Җинаять эше кузгатылуына үзе гаепле, – ди. – Иптәшләре арасында “шундый батырлык эшләдем” дип мактанып йөргән. Үзе сөйләмәгән булса, без белмичә дә кала идек аны…” Әлеге сүз ата-аналарга барып ирешүгә, башланган да инде ыгы-зыгы. Билгеле, мондый очракта органнарга бер гариза язу җитә, яшүсмерне шундук килеп кулга алганнар.

Без Вилнурның әнисе белән элемтәгә керә алмадык. Ул да “батырлык эшләдем” дип мактанып йөргән малайны “үзе гаепле” дияр иде, минемчә.

Шунысы да игътибарга лаек: “Мондый хәл булырга тиеш түгел” дип мәктәптән һәм мулладан зарланып шалтыратучылар да бар. Тәрбия җитмәү харап итә балаларны. Әдәпсезлек, имансызлык боза. Ә моңа кем җаваплы? Ата-ана, мәктәп һәм дини тәрбия башында торучылар. Мондый хәлләргә юл куярга ярамый. Шалтыратучының теләге шул булгандыр дип уйлыйм.

“Әлегә тикшерү эшләре бара” дип язылган. “Тикшерү нәтиҗәсе матур булмаячак” дип авыр сулаучылар да бар. Нәтиҗәсе ничек кенә булса да, бу мәгънәсез вакыйгага катнашы булган балаларның киләчәкләре бозылмасын иде инде. Әле бит аларны алда озын тормыш юлы көтә.

Райнур Әгъләметдинов, Акчарлак

Бәйле