Милли телләрне ихтыярига калдыру канунын 373 депутат яклады

-- Лэйсирэ

19 июньдә Русия думасы «Мәгариф турындагы» канунның милли телләргә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Икенче укылышта ул тулыландырылачак диелде.

Канун өлгесе авторларының берсе Алена Аршинова үзенең чыгышында төбәкләрдә бик күп зарланулар булды, кайбер төбәкләрдә Русия дәүләт теленә зыян салына иде, чөнки аларда милли республика телләре урыс теленнән күбрәк укытылды, дип сөйләде. Ул үзенең дә ата-аналары гаризасы белән молдован телен өйрәнүен, әле чуаш телен өйрәнүе турында белдерде.

Соңрак сорауларга җавап биреп, кайбер республикаларда туган телләрне укыту мәсьәләсендә хилафлыклар булуы турында да әйтте. Милли телнең урыс теленә караганда, күбрәк укытылуы, ата-аналар фикере исәпкә алынмавы, лицензияләнмәгән дәреслекләр белән укыту кебек бозулар саналды. Татарстан белән Башкортстан бөтен пунктларда да аталды.

Думаның мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов Русиядә милли телләргә бәйле вазгыять турында сөйләде. Күп телләрнең язмышы кыл өстендә, дәреслекләр генә түгел, гомумән, телләр фән буларак бөтенләй өйрәнелмәгән, бернинди стандартлар юк диде. Әлеге канун телләргә ярдәм итәчәк дип ышандырды.

Ул шулай ук туган телләрне уку програмының мәҗбүри өлешендә калдыру, алар рәтенә урыс телен дә кертүне тәкъдим итте. Республикалар дәүләт телләре бары тик ата-аналар гаризасы белән генә өйрәнеләчәк, диде депутат.

Ул шулай ук туган телләрне өйрәтү концепциясен булдыру, яңа дәреслекләр төзүгә ярдәм итү өчен махсус фонд төзү турында да моңа кадәр әйткән сүзләрен кабатлады.

Шушы ике төп чыгыштан соң депутатлар Аршинина белән Никоновка сораулар бирде, фикерләр әйтелде.

Якутиядән сайланган депутат Федот Тумусов гаризалар республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү өчен түгел, «мин өйрәнергә теләмим» дип язылырга тиеш, диде. «Республикаларның дәүләт телләрен укытуны республикаларның кануны хәл итәргә тиеш. Федераль дәүләт стандартларында аның бары тик уку сәгате буенча планкасы гына булырга тиеш», дигән фикердә Тимусов.

Депутат Олег Шеин «Икенче укылышка республика дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш дигән сүзләрне кертергә кирәк», дип тәкъдим итте. Ул хәрбиләрнең сан белән халыклар саныннан күпкә кимрәк булуын әйтте.

Татарстаннан сайланган Илдар Гыйлметдинов тәкъдим ителгән карарны хупларга чакырды. Ансыз бу мәсьәләне әлеге сессиядә карап бетереп булмаячак, диде ул.

Чыгышлардан соң мәсьәлә тавышка куелды. 373 депутат уңай тавыш бирде, өчесе — каршы, берсе тотылып калды.

Азатлык

Бәйле