Түбән Камада агу эчеп комага киткән баланы палатага чыгаралар

-- Лэйсирэ

Түбән Камада бөҗәкләр өчен махсус агу белән агуланган 3 яшьлек бала комадан чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Түбән Кама балалар хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Наил Камилевич хәбәр иткән.

“Бала безгә кичә кома хәлендә ясалма сулыш аппараты белән китерелде. Бүген иртән ул комадан чыкты һәм төшкә ашый башлады. Бала реанимациядә, аның янәшәсендә әнисе”, — диде табиб.

Ачыкланганча, 19 июньдә Түбән Кама районының Ачи авылында 3 яшьлек бала бет, таракан һәм черкиләргә каршы сыек концентратны эчкән. Әнисе шунда ук ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар килгәнче бала аңын югалткан.

Хәзер табиблар баланың хәле уртача дип бәяли. Табиблар тикшерүләр үткәргән һәм дәвалауны дәвам итәләр.

Әгәр бала үзен яхшы хис итсә, палатага чыгарылачак.

Бәйле