Җиләк үстереп 3 тонна уңыш алган Маннаповлар эшсез бер көн тора алмыйбыз ди

-- Лэйсирэ

Узган атнада Кукмара районының Аш-Буҗи авылында командировкада булып кайттым. Вәт, авыл дисәң дә авыл бу! Икешәр катлы йортлар, һәр гаиләнең үз кәсебе. Авыл халкы күпләп суган үстерә, мал-туар асрый. Беренче танышларым – Маннаповлар гаиләсе. Мине йорт хуҗасы Фәһим абый каршы алды. Фәһим абый тумышы белән шушы авылдан, үзенә 53 яшь.

– Орлык суганы утырту белән күптәннән шөгыльләнәбез, – дип башлады сүзен Фәһим абый. – Үземне белгәннән бирле утыртабыз. Без кечкенә чакта әниләргә булышып, күреп үстек. Соңгы ике елда 4 гектар җиргә чәчтек.

– Алалармы соң? – дип сорыйм Фәһим абыйдан.

– Быел сатылмады. Узган ел бик каты алдылар. Авыл халкы аз ала инде, бездә күп утырталар бит. Башка җирләрдән килеп, күпләп алып киттеләр.

– Орлык суганы күпмедән йөри ул хәзер?

– Быел 60 сумнан башладык, 15кә төшеп бетте.

– Авыр хезмәт инде, вак эш. Чүпкә каршы агу сиптерәсезме, Фәһим абый?

– Сиптерәбез. Ләкин утамыйча да булмый. Чүп утарга авылдан берничә хатын-кызны чакырабыз. Менә кичә-бүген тагын чәчтек.

– Алмасалар да чәчтегезме?

– Киләсе елны белеп булмый. Бөтен кеше суган белән генә акча эшләп була дип тотына да, бәясе төшеп бетә, сатылмый. Товар үтми башлагач, утыртмый башлыйлар. Сатылу-сатылмавын алдан белеп булмый суганның.

– Узган ел уртача күпме уңыш алынды? Махсус җирдә саклыйсызмы?

– 25 тонна уңыш алдык. Әйе, аерым саклый торган суган склады ясадык, өрдергечләр куйдык. Кыш буе өрдереп тордык.

Ул арада әңгәмәгә Фирдания апа килеп кушылды. Ул да шушы авылдан. Маннаповларның бергә яши башлауларына 28 ел, дүрт уллары бар. Олысы гаиләсе белән Кукмарада яши, иң кечесенә – 10 яшь.

– Фәһим абыең һөнәре буенча төзүче, мин – тегүче, – дип сөйләп китте Фирдания апа. – Кияүгә чыкканчы 5 ел тегүче булып эшләдем. Аннан инде суганын да үстердек, кәлүшен дә саттык, кибет тә ачтык. Ни генә эшләмәдек.

– Әле бакча җиләге дә үстерә башлагансыз дип ишеттем…

– Өченче ел утырткан идек, ул елны уңыш бирмәде,– дип дәвам итә Фәһим абый. – Ә узган ел ярты гектардан 3 тоннага якын җиләк уңышы алдык. Яңгыр күп яуды бит, шуңа күбесе черде. Җиләккә эссе һава торышы булса яхшырак. Полиэтилен пакет астыннан су үткәрелгән.

Җиләк басуы кай тирәдә соң?

– Сәрдек белән Аш-Буҗи арасында җирне арендага алдык. Быел җире 1 гектардан артыграк булды. Урыны тыныч, тирә-ягында елга. Шуңа чүбе дә күп чыга.

Җиләкләре нинди сортлы?

– Яртысы – “Гарда”, яртысы – “Онда”. Казаннан 28 мең төп үренте кайтарткан идек. Бөреләнде инде, июльләргә пешәр, Алла боерса. Әле белеп бетереп булмый, яңа юнәлеш бит.

– Килосы ничә сум? Өегездән килеп алалармы? – дип кызыксынам.

– Узган ел 180 сум иде. Беренче ике атнасында басудан алып бетерәләр. Җыярга 5-6 кеше чакырабыз. Еракка алып барасы булса, кичтән, көн суынгач җыябыз. Ә якын-тирәдә яшәүчеләргә дигәне иртән җыела. Үзебезнең кибетләргә таратабыз, Кукмара базарына, аннан да калса, Казан белән Чаллыга илтәбез. Әле сораган кешегә үрентеләрен дә саттык.

Бу эшләр барысы да сезонлы гына. Шуңа да Маннаповлар өч авылда (Аш-Буҗи, Адай, Лельвиж) кибет тота икән.

– Җәен Фәһим басудан кайтып керми, – ди Фирдания апа. – Мин басуга вакыт булса гына төшәм, өйдә эш күп.

– Җиләк пешкәч кенә төшә ул, – дип шаярта Фәһим абый.

– Авыл җирендә яшәү авырмы?

– Көн-төн эш инде, ләкин авылдан китәсе килми, – ди Фирдания апа. – Башка җирдә торуны күз алдына да китереп булмый.

– Менә сез берничә тармак буенча эш башлагансыз. Күңелегезгә ятканын тапмадыгызмы, һаман эзләнәсезме?

– Малайлар үсеп килә бит, – ди Фәһим абый. – Шул балалар өчен дип тырышабыз инде. Эшне бетерүе җиңел ул, алып бару, җәелдерү генә күп көч таләп итә.

– Өйләнешкәннән бирле эшсез тора алмыйбыз. Әз генә эшкә түзеп яши торган гаилә түгел без, – дип йомгаклады сүзен Фирдания апа.

Казан – Кукмара, Аш-Буҗи – Казан

Румия Сәйфуллина, Акчарлак

Бәйле