«Пенсия яшен арттырмагыз!» дигән петициягә имзалар җыялар

-- Лэйсирэ

Әле кичә генә «пенсия яшен арттырырга мөмкиннәр» дип, имеш-мимеш рәвешендә генә сөйләшә идек, ә бүген инде «Пенсия яшен арттырмагыз!» дигән петициягә имзалар җыябыз. 14нче июньдә Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсия реформасы хакында игълан итте, ә инде 16сы көнне Хөкүмәт пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын парламентның түбән палатасына кертте.

Көтмәдек түгел – көттек. Бу турыда берничә ел сөйлибез бит инде. Әле май башында гына да Дәүләт Думасы пленар утырышында ясаган чыгышы вакытында Дмитрий Медведев «якын киләчәктә пенсия яшен арттыру кирәклеге» хакында тагын бер тапкыр искә төшергән иде. Тик ул «якын киләчәк» дигәненең бу кадәр үк якын буласына әзер түгел идек. Начар хәбәргә шулай әзерләнергә өлгерәлми каласың шул ул.

Пенсия реформасы нәрсә бирәчәк соң? Хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтән, ир-атлар 65тән чыга башлаячак. Вице-премьер Татьяна Голикова аңлатуынча, пенсиягә ике елга бер тапкыр гына чыга башлаячакбыз, пенсия яше бер елга артып барачак. Мәсәлән, киләсе 2019нчы елда бер кеше дә пенсиягә чыкмаячак – «менә-менә пенсиягә чыгам» дип йөрүчеләргә лаеклы ялга китү өчен 2020нче елга хәтле түзәргә туры киләчәк.

2020нче елда 1959нчы елгы ир-атлар (61 яшьтә булалар) һәм 1964нче елгы хатын-кызлар (56 яшьтә булалар) пенсиягә чыгачак.

Хәзерге пенсионерлар өчен берни дә үзгәрми, диде Медведев. Реформа була калса, аларның пенсиясе елына якынча 1000 сумга артачак та икән әле. Бу реформаны уздыру Путинның «пенсияләр артачак» дигән вәгъдәсен үтәү максатында да файдалы инде. Шушы закон проектыннан да акыллырак ысул уйлап таба алмаганнар, күрәсең.

Ә ул арада 40-45 яшьлекләр эшкә урнаша алмый тилмерә. Яше «олы» булган эшчеләрне бик аласылары килеп тормый шул җитәкчеләрнең. Менә 40 яшьлекләрне дә яшьләр белән беррәттән эшкә алырга яисә һәр оешмада 40 яшьтән өлкәнрәк 5-10 эшче булуы мәҗбүри дигән закон кертсәләр (инвалидларны эшкә алу турында шундый канун бар бит), Пенсия фондына керә торган салым да артыр, пенсиягә чыгу яшен дә арттырасы булмас иде. Хөкүмәт тәкъдим иткән реформа аркасында һавада эленеп калучылар артачак. 50-60 яшьлек хезмәткәрләрне бик тотасылары килмәс шул оешма җитәкчеләренең.

Закон проектын тәкъдим итүчеләрнең сүзеннән аңлашылганча, пенсия яшен арттыруда 90нчы елда туган балалар «бинават». Хәер, тумаган балалар, дисәк, дөресрәк булыр. 90нчы елларда туучылар саны аз булган. Хәзер ул буын үсеп җитте, эшли, ләкин әз кешедән әз салым керә. Шуңа күрә Пенсия фондының хәзерге пенсионерларга түләргә акчасы җитеп бетми. РФ Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы саннарына караганда, соңгы 11 елда Русиядә пенсионерлар саны 7 миллион кешегә арткан.

Пенсия фондындагы ул «тишек» күптәннән бар иде инде. Аны «ямау» өчен 2001нче елда ук пенсияне өлешләп бүлү (распределительная) системасыннан «өлешләп бүлү – туплау» (распределительно-накопительная) системасына күчәргә карар кылынды. 2004нче елда бу системаны үзгәртеп, 1957-1966нчы елгы гражданнарны туплау системасыннан чыгардылар. Аннары туплау күләмен киметтеләр. Аннары аны «туңдырып» куйдылар. Аннан кешеләрнең тупланган акчаларын бюджетка күчерделәр. Менә хәзер пенсия яшен арттырырга карар кылынды.

Закон проекты Дәүләт Думасында көз көне өченче укылышта каралачак. Шартлыча рәсми оппозиция дип атала торган фиркаләр бу проектны хупламый. «Гадел Русия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Михаил Емельянов бу проектны «аҗдаһага тиң тәкъдим» дип атады. КПРФ вәкилләре дә пенсия яшен арттыру белән разый түгел. Ә халыкның ризасызлыгы болай да аңлашыла. Өстәгеләр закон проектын футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытына туры китереп бик дөрес эшләде. Чемпионат вакытында митинг, пикетларга чыгарга ярамый бит. Ә бер айдан соң инде проблеманың төсе дә уңачак, өстәвенә, ризасызлыгыгызны элегрәк әйтәсе иде, дип маңгайга китереп терәргә дә мөмкиннәр.

Бөтен нәрсә кайчан да булса искерә. 1930нчы елда ук кабул ителгән пенсия кагыйдәләре дә, вәгъдәләр дә. Исегездә булса, 2005нче елда Русия Президенты Владимир Путин үзе президент булган вакытта пенсия яшен арттырмаячагын вәгъдә иткән иде. Тик президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ул вәгъдәнең инде искергәнен әйтте: «Хәзер вазгыять үзгәрде бит – демография ягыннан да, икътисади үсеш ягыннан да, гомер озынлыгы күрсәткечләрен арттыру ягыннан да», – диде ул журналистларга. Бу мәсьәлә белән Путин түгел, министрлар кабинеты шөгыльләнә, дип тә өстәде. Һәм гомумән, Путинның бер гаебе дә юк. Аның «урыс телен укытуга күбрәк игътибар бирергә» дигәнен туган телләрне укытуны ихтыярига калдырырга дип «аңлауларына» ул гаепле булмаган кебек, «пенсияне арттырырга» дигән фәрманын «пенсия яшен арттырырга» дип аңлауларына да ул гаепле түгел бит инде.

P.S. «Пенсия яшен арттырмагыз!» дигән петициягә имзамны куйдым куюын, тик ул пенсия дигәннәрен безгә татырга язмас инде. Татып карау түгел, телне тидереп карарга да бирмәсләр. «Бинават» 90нчы ел баласы бит мин. Пенсия фондындагы хәзерге «тишек»не безнең буынга сылтап калдырганны, без 60ларга, ә бәлки, 70ләргә (ягъни пенсия алыр яшькә) җитә башлагач, тагын берәр нинди «гаеп-фәлән» тапмый калмаслар әле…

ПЕТИЦИЯ
«Русия хезмәт Конфедерациясе» гомумрусия профсоюзлар берләшмәсе интернетта «Пенсия яшен арттырмагыз!» дигән петиция булдырды. Ул Русия Президенты В. Путинга, Хөкүмәт рәисе Д.Медведевка, ДәүДума рәисе В.Володинга һәм Федерация Советы рәисе В.Матвиенкога адресланган. Газетаны типографиягә тапшырганда, петициягә 1 млн 900 мең кеше имзасын куйган иде инде. Петицияне имзалаучылар саны секунд саен арта бара.

«Росстаттан алынган рәсми статистикадан күренгәнчә, Русия Федерациясенең 62 субъектында ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 65 ел, ә өч субъектта – 60 елдан да кимрәк. Уртача гомер озынлыгы рейтингында безнең ил – икенче йөзлектә. Рейтинг лидерларыннан 10 һәм аннан да күбрәк елга калышабыз. Демографик хәл шушы килеш сакланганда, Русиядә ир-атларның – 40 проценты, ә хатын-кызларның 20 проценты 65 яшькә кадәр яшәмәячәк. Димәк, Русия халкының күпчелеге пенсия ала алмыйча бакыйлыкка күчәчәк дигән сүз.

Пенсия фондында дефицит нилектән барлыкка килә? Чөнки кешеләрнең күпчелеге «соры хезмәт хакы» алып эшли, аларның кеременнән салым тотып калынмый. Фонд җитәкчелеге сүзләренчә, илдә эшләргә сәләтле 77 миллион кеше бар, тик нибары 43,5 млн эшләүче өчен генә Пенсия фондына салым түләнә. Илдә уртача хезмәт хакы – 35,9 мең, ә уртача пенсия – 13,3 мең сум. Бер пенсионерга якынча 1,7 эшләүче туры килә. Пенсия фондына түләнә торган иминият взносы – 22 процент. Димәк, илдәге бөтен кеше дә легаль эшләсә һәм барысыннан да салым тотып калынса, Пенсия фондында дефицит килеп чыкмаячак. Алай гына да түгел, һәр пенсионерга уртача 13,4 мең сум пенсия түләргә мөмкин булыр иде (35,9*1,7*22%). Шулай булгач, бу мәсьәләне пенсия яшен арттырмый гына да хәл итеп була», – диелгән әлеге петициядә.

Интернеты булган һәркем бу петицияне имзалый ала. Моның өчен https://www.change.org/p/не-повышать-пенсионный-возраст сылтамасына басып кереп теркәлергә (сайтта уң якта) һәм «Подписать петицию» дигән язуга басарга кирәк. Шулай ук башкалар белән дә уртаклашырга мөмкин.

КАЙДА – НИЧЕК?
Үзебезнең илдәге вазгыятьне башка илләр белән чагыштырып карарга яратабыз без. «Комсомольская правда» газетасы кайсы илдә күпме пенсия алуларын һәм пенсиягә ничә яшьтән чыгуларын чагыштырган.

ИСПАНИЯ. Айлык пенсия күләме – 850 евро (безнең акчага күчерсәк, якынча 62900 сум тирәсе килеп чыга). Ир-атлар да, хатын-кызлар да пенсиягә 65 яшьтән чыга. Ил җитәкчелегенең якын киләчәктә пенсия яшен 67гә җиткерү нияте дә бар. Ә бу илдә уртача гомер озынлыгы – 82,5 ел. Пенсияне тулы күләмдә алу өчен кимендә 37 ел эш стажы булу кирәк.

ГЕРМАНИЯ. Уртача пенсия – 1200 евро (якынча 88800 сум). Гадәттә, ир-атларның пенсиясе хатын-кызларныкына караганда күбрәк чыга икән. 65 яше тулып 3 ай эшләгәч, Германия гражданнары пенсиягә китә. Тик бу илдә дә пенсия яшен 67гә җиткерү турында сөйләшүләр бара. Моны 2030нчы елга тормышка ашырырга телиләр. Уртача гомер озынлыгы – 80 ел.

ФРАНЦИЯ. Уртача пенсия – 1200 евро. Ә уртача гомер озынлыгы – 81 ел. 2011нче елдан башлап, Франциядә ир-атлар да, хатын-кызлар да 62 яшьтән пенсиягә чыга. Яхшы пенсия алу өчен кимендә 40 ел стаж кирәк. Шуңа күрә Франция халкының күпчелеге 62 яшьтән түгел, соңрак пенсиягә чыгу ягын карый, ди. Әйтик, пенсиягә 67 яшен тутыргач кына чыгучылар, эш стажы җитеп бетмәсә дә, тулы пенсия алырга хокуклы.

ЯПОНИЯ. Бу илдә озак та яшиләр, пенсияне дә күп алалар. Уртача пенсия – 2000 доллар (якынча 128 мең сум). Ә уртача гомер озынлыгы – 83 ел. Пенсиягә 65 яшьтән чыгалар. Ил җитәкчелеге берничә тапкыр пенсия яшен арттыру омтылышы ясап караган, тик халыкның күпчелеге каршы чыккач, арттырмаганнар. Япония халкының күпчелеге барыбер 70 яшьтән генә пенсиягә чыга икән.

АКШ. Уртача пенсия – 1200 доллар (якынча 76800 сум). Ә уртача гомер озынлыгы – 78 ел. Пенсиягә 62 яшьтән үк чыгарга мөмкин, тик алай булганда пенсия минималь күләмдә булачак. Ә 67 яшьтән пенсиягә чыксаң, тулы пенсия бирелә.

ТАРИХ
Пенсия дигән сүз тарихта беренче тапкыр 1673нче елда телгә алынган. Нәкъ менә шул елны Франциядә хәрби-диңгез флоты офицерларына пенсия түли башлаганнар. Пенсия системасы исә нибары 200 елдан соң гына, 1889нчы елда Германиядә гамәлгә кертелгән. Патша Русиясендә пенсия системасы бөтен илгә җәелә алмаган, кайбер хәрбиләр һәм дәүләт эшлеклеләре генә пенсия алган. Бары тик СССР төзелгәч кенә пенсия турында закон барлыкка килгән һәм 1930нчы елда пенсия яше билгеләнгән: ирләр өчен – 60, хатын-кызлар өчен – 55 яшь. Шуннан бирле Русиядә пенсия яшенең үзгәргәне булмаган.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Бәйле