Көтүче булып урнашкан 8 сыйныф укучысы акча күреп шаккатта

-- Лэйсирэ

Җәйге каникулны ял итәр өчен түгел, көтүгә чыгарга дип көтеп ала Искәндәр. “Кесәгә көн саен 700 сум акча керә. Үзең тир түгеп тапкач, аны юк-барга сарыф итәсе килми”, – ди 8 нче сыйныфны тәмамлаган егет. Бер караганда, авыл җирлеге башлыгының гаиләсе акчага да мохтаҗ түгелдер. Әмма Хәбибуллиннар улларының теләгенә каршы килми икән.

Тот кулыңа чыбыркы!

Искәндәрнең бабасы Фәнзәт­нең фермер хуҗалыгында 400 баш мөгезле эре терлек бар. Маллар көтүгә дүрткә бүленеп чыга. Шуның берсе оныгы Искәндәр карамагында. “Бабама кечкенәдән булышам. Мал-туар янында мәш килү үземә дә ошап китте. Шуннан соң бабам кулыма чыбыркы тоттырды. Башта аны яхшылап шартлатырга өйрән­дем. Беренче елны бер генә атна көтү көттем. Икенче елда инде җәй буе эшләдем. Менә бишенче ел инде көтү көтәм, – ди Лениногорск районының Урмышлы авылында яшәүче Искәндәр. – Көтүче булуның бернинди ояты да юк. Эшләмичә, ялкау булып үсү яман”.

Бүген ул 70 баш терлек өчен җавап бирә. “Көтүче булу җиңел түгел. Эссе көннәрдә маллар үлән кимереп, тыныч кына ята. Ә менә яңгыр ява башласа, уҗымга чабалар. Анда керсәләр, эчләре күбе­нергә мөмкин. Шуңа күрә басу янына кертмәскә тырышам. Иң авыры – менә шул вакыт. Хәтта яшен яшьнәгәндә дә курыкмыйм, – ди ул. – Беренче тапкыр үзем генә көтү көткәндә аптырап беттем. Салават абый ничектер чыкмыйча калган иде. Сөйләшергә кеше юк. Малларны да тынычландырырга кирәк. Бабам ул вакытта көнгә 300 сум бирә иде. Ике кешелек көтүне көткән өчен акчаны ике тапкыр арттырып түләде. Моның кадәр акчаны күр­гәч, шаккаттым инде. Бабай, бигрәк күп акча бирдең, дип тә куйдым әле. Яшермим, көтүче булуның матди ягы кызыктыра”.

Искәндәр иртәнге сәгать алтыда йокыдан торып, кичке алтыда гына эштән кайта. Биш ел стажы булган көтүче егет хәзер маллар­ның телен дә, кәефен дә яхшы аңлый. Арыдым дип, эшкә чыкмыйча калганы да юк икән. Сыерлар ял иткәндә электрон китап укырга да вакыт таба. Мәктәптә “4ле” һәм “5ле” билгеләренә генә укый. Җәй­ге каникулның ике атнасында “Сә­ләт” лагеренда ял итә. Бу вакытта энекәше Сәйдәш, сеңелкәшләре булышкалый.

“Үзем өч көн дә көтә алмас идем”

Көтүче егет хәзер акча кадерен дә белергә өйрәнгән. “Кеше бүләк итеп биргән акча җиңел тотылып бетә. Ә үзең маңгай тире түгеп алганны бер дә юк-барга әрәм итәсе килми икән. Шуңа күрә көндәлек кергән акчаны туңдырма, шоколад кебек тәм-томга да сарыф итмим. Җыеп барам да, уку кирәк-ярак­ла­ры, башка әйберләр сатып алабыз. Кесә телефоны өчен дә әти-әнидән акча сорамыйм. Авылда хуҗалыкта көтү чираты 700 сумнан йөри. Бабам миңа шул хакны түли. Акча алгач, тагын да тырышыбрак эшлисе килә. Әти-әнигә файда китерү – бәхет. Үземне зурлар кебек хис итәм”, – ди ул.

Хәләл көче белән тапкан акчасыннан энекәш, сеңелкәшләренә дә өлеш чыгара. Аларга да кием-салым алырга җитә. Дөрес, алар үзләре дә каникулда амбарда эшли, көтү көткәли. “Көтүгә йөрү өчен мотоциклны да үзе эшләп алды. Баланы мәҗбүриләп эшләтмибез. Үзе­нең теләге булгач, каршы килеп бул­мый. Хәзер балалар эшләргә ярат­мый бит. Ул-кызларыбызның хезмәт белән тәрбияләнүенә сөенә­без. Биш баш үгез асрыйбыз. Балалар кыш көне дә безгә булыша. Көтү көтәр өчен сабырлык кирәк. Мин үзем өч көн дә көтә алмас идем. Анда вакыт үтми бит, – ди Искәндәрнең әтисе Артур. – Балага беркайчан да булдыра алмыйсың дип әйтергә ярамый. Үсендерә, мактап эшләтә белергә кирәк”.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Бәйле