Татар Малай Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны хатыны белән туена чакыра! [фото-видео]

-- Чулпан

Танылган татар блогеры Ринат Галиәхмәтов бүген сөйгәне белән никах укытты. Илүзә Нигъмәтуллина хәзер Галиәхмәтова, ә буйдак блогерыбыз хатынлы булып куйды! //Tatar today//

Никах мәҗлесе кызның туган ягында — Апаста узган. Иң кызыгы татар блогеры үзләренең туйларына җәмагәте Гөлсинә ханым белән президентыбыз Рөстәм Миңнехановны да чакыра. Ринат белән Илүзә бу хакта Инстагамда видеомөрәҗәгать тә урнаштырган.

 

Бәйле