Күп кенә авырулардан «алтын сөт» рецепты

-- Лэйсирэ

Сезнең өчен бик тә файдалы рецепт белән уртаклашасым килә. Буыннар сызлаганда, мускуллар ялкынсынганда, гормональ тайпылышлар булган очракта, хәлсезлек кичергәндә «алтын сөт» кайнатмасы бик тә килешергә тиеш. Алай гына да түгел, ул тән тиресен эчтән яшәртә, нервларны, йөрәкне тынычландыра.

Рецепттагы куркуманың ялкынсынуларга каршы торган көчле тәэсире аркасында, ул гормональ препаратлардан да ким булмыйча, төрле авыруларга каршы торырга ярдәм итә.

Борыч тәме әйттереп торган, искиткеч тәмле бу эчемлек иртәнге кофе эчемлеген дә алыштыра ала.

Кирәк:
(бер порция өчен)
* 3,2% лы майлылыктагы 200 мл сөт;
* 1 чәй кашыгы куркума аш тәмләткече;
* 1 чеметем төелгән кара борыч;
* 50 мл су;
* 1 аш кашыгы бал;
* 1 чәй кашыгы зәйтүн мае.

Эш барышы:
1. Туркага яисә башка савытка 1 чәй кашыгы куркума, бер чеметем төелгән кара борыч салабыз. 50 мл су агызабыз. Утка куябыз, кайнау кергәч, болгата-болгата, куерганчы 6 минут чамасы кайнатабыз. Ул паста булып өлгерергә тиеш.

2. Шул барлыкка килгән пастага 1 стакан сөт салабыз да 30-40 градуска кадәр җылытабыз.

3. Хәзер инде катнашманы уттан алабыз. Блендер савытына 1 аш кашыгы бал,1 чәй кашыгы зәйтүн мае (бадам чикләвеге мае, кабак орлыгы мае булса да ярый) һәм барлыкка килгән «алтын» катнашманы да шушы савытка салабыз. Блендер белән күбекләнгәнче берничә секунд күпертеп алабыз.

4. Менә «алтын сөт» әзер. Стаканга салып, эчеп җибәрергә дә була. Аның күбеге иреннәрне әле шактый вакыт иркәләп, кытыклап торыр.

Пастаны күбрәк итеп әзерләп куйсагыз да була. Аны өч атнага кадәр суыткычта саклап була. Моның өчен иртә белән җылымса сөт һәм бал гына кушарга кирәк булачак.

Сәламәт булыгыз!

Марина Дмитриева, Сөембикә

Бәйле