Хәния Фәрхи иҗатын яратучылар өчен яхшы хәбәр. Легендар җырчы турындагы «Онытылыр димә» китабы тиздән янә күпләп дөнья күрәчәк. «Казан утлары»нда хезмәт куючы Чаллы драматургы Айгөл Әхмәтгалиева бу хакта Вконтакте аша хәбәр итә.

«Зур тираж белән булмаса да, укучылар кулына килеп керер дип өметләнәм», дип язган китап авторы.

 

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева 1973 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Качкын авылында укытучы гаиләсендә туа. 1990 елда, урта мәктәп тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлын студент елларында ук «Мәгърифәт» газетасында корректор булып башлап җибәрә. 1994 елда гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчеп киләләр, һәм ул үзенең хезмәтен «Нур» газетасында корреспондент буларак эшли, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып эшли. 2001 елда яңа ачылган «Мәйдан» журналына эшкә күчә. Бүгенге көндә әлеге журналның әдәбият бүлеген җитәкли. «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә» журналлары, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», газеталары белән иҗади хезмәттәшлектә яши.

Айгөл Әхмәтгалиева – 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Бәйле