Әти-әниләре ташлап киткән сабый онкогематология бүлегендә үлә

-- Лэйсирэ

Башкортстанда «Безнең балалар» фонды карамагында яшәүче нәни кызчык үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Лиана Даун синдромы белән туган. Балалар тудыру йортында аннан әнисе баш тарткан.

Бераздан соң баланы башка гаилә уллыкка алган. Лиананың яңа авыруы барлыкка килгәч, бу гаилә дә баладан баш тарткан.

Уллыкка алган гаилә баланы химиотерапиягә алып килгән һәм шунда калдырып киткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Онкогематология бүлегендә баланы «Безнең балалар» фонды кешеләре тәрбияләп торган. Табиблар берничә айдан савыга дип фаразлаганда гына, кызчык үлеп киткән. Аңа ике яшь тә тулмый калган.

Интертат

Бәйле