Гаҗәеп иттарткыч ясаган 5 бала атасы сәпид белән 170 км үтеп Казанга килә [видео]

-- Лэйсирэ

Бернәрсәне дә әрәм-шәрәм итми торган оста куллы кешеләр бар инде. Кукмара районы, Зур Сәрдек авылында яшәүче Рәсүл Гайфетдинов иске детальләрдән үз куллары белән иттарткыч җыйган әнә. Тик без күрергә гадәтләнгән гади генә иттарткыч түгел бу – аяк белән әйләндерә торганы! Кул иттарткычына велосипедны көйләп куйгач, менә шундый могҗизави техника барлыкка килгән.

Бу иттарткычның видеосы интернетта яшен тизлегендә таралды. Күпләрегез күргәндер дә әле: бер бала өйдә сәпиткә атланган да, педальләрне әйләндерә, ә шул вакытта иттарткыч ит чыгара. Әлеге техниканы ясаган Рәсүл Гайфетдиновны эзләп табып, элемтәгә кердек.

Барысы да электр иттарткычы ватылудан башланган икән. «Бер тапкыр ремонтладым – 500 сумга төште. Аннары тагын ватылды, Казаннан 500 сумлык запчасть кайтартырга туры килде. Менә булды 1000 тәңкә. Кукмарадан тагын 500 сумга запчасть алдым – 1500 сум булды. Запчастька шуның хәтле акча тотканчы, үзем ясыйм мин ул иттарткычны, дидем дә ясадым», – дип сөйләде Рәсүл.

Шулай итеп, хатыны Сөмбелгә әйткән «хәзер мин сиңа шәп иттарткыч ясап бирәм» дигән сүзен үти Рәсүл. Иске машина детальләрен генә кулланып, гадәти кул иттарткычына велосипедны беркетеп, аның педальләрен әйләндергәндә иттарткычтан әйбер чыгарта торган итеп ясап бирә. Ит чыгарасы булмаганда, сәпит тренажер ролен үти икән – алай итеп тә көйләп була.

«Интернеттан карап ясамадым. Гомумән, интернет белән бик үк дус түгел мин. Аңа вакытым да калмый. Барысын да үзем уйлап ясарга тырышам», – ди Рәсүл.

Ә хәзер кая гына барса да велосипед-иттарткыч турында сорашалар икән үзеннән. Аның интернетта таралу тарихы да кызыклы гына булган. «Мин аны гаражда ясадым. Нәрсәдер эшләп йөрүемне күргәч, кешеләр «нәрсә ясыйсың?» дип килеп-килеп сорашалар иде. Әлегә сер булсын, ясап бетергәч күрсәтермен, дия килдем. Ясап бетергәч, ит чыгарганны видеога төшереп, берничә иптәш малайның «ватсабы»на җибәргән идем, ул бөтен интернетка таралган – шаккаттым», – ди көлеп Рәсүл.

Хатыны Сөмбел әйтмәсә белмәс тә идек: Рәсүлнең үз куллары белән ясаган әйберләре шактый икән. Бернәрсәне дә, хәтта иске детальләрне дә ташларга ашыкмый, нәрсә дә булса ясап куя икән. Тагын нәрсәләр ясаганыгыз бар, дип сорагач, Рәсүл тыйнак кына итеп: «Ясаган әйберләр күп инде ул. Суда йөзә торган сәпит тә ясаган булды инде», – дип әйтеп куйды. Сыерчык оясы ясау турында гына барамыни сүз! Әйтерсең бөтен кешенең дә суда йөзә торган сәпит ясаганы бар!

Велосипед-иттарткычта «йөрүче» булышчылары күп Гайфетдиновларның: Сөмбел белән Рәсүл биш бала үстерәләр. Олысы 4нче классны тәмамлаган, кечкенәләренә яшь ярым гына әле. «Каникул вакыты булгач, иттарткычтан ит яисә чебиләргә азык чыгарырга балаларга кушам. Шатлана-шатлана чыгаралар тагын. Сәпит булгач, үзләренә дә кызык», – ди хуҗабикә Сөмбел. Шатланмыйни, сәпиттә йөрергә кайсы бала гына яратмый икән?!

Сәпит дигәннән, Гайфетдиновларга сәпит җене кагылган, дисәң дә ялган булмас. Йорт хуҗасы Рәсүл узган ел олы улы белән сәпиттә Казанга кадәр килгәннәр. 170 километрны! «Җиде сәгать бардык. Иртәнге намаздан соң чыгып киткән идек, 12гә Казанга барып җиттек. Быел да барырга исәп. Дөрес, узган ел кайтканда электричкада кайттык. Ул вакытта иске сәпитләр иде әле. Быел яңаларны алдык инде. Шуңа күрә кайтканда да сәпиттә кайтырга ниятлибез», – дип сөйләде Рәсүл.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Бәйле