Күршеләрдә билгесез сәбәпләр акасында мал-туар кырыла

-- Лэйсирэ

Башкортстанның Белорецк районының Нукат авылында маллар үлә башлаган. Ике атнада үләт базына 8 сыерны илтеп ташлаганнар. Гаҗәп хәл турында Bash.News хәбәр итә.

БСТ каналы каза күргән гаиләләрдә булган.

Гөлсинә Хаҗиәхмәтова гаиләсендә өч бозау белән берничә тавык бар. Сыер биш бәләкәй баланы төп тукландыручы булган.

«Сыерым үз кулларымда үлде. Безне төп тукландыручы иде. Хәзер бозауларга да, балаларга да сөт кирәк», — дип сөйләгән ул.

Берничә көн эчендә өч гаилә сыерсыз калган. Гөлназ Исмәгыйлева сыерын дарулар белән коткармакчы булган. «Сыер ашамый да, эчми дә. Нишләргә икәнен дә белмим. Агулангандырмы. Әмма ветеринар да авылга дүртенче сыер үлгәч кенә килде», — дигән.

Нукатта урман хуҗалыгы оешмасы ябылгач, халыкның бердәнбер яшәү чыганагы — сыер асрау. Халык ветеринарларны һәм җирле җитәкчеләрне тәнкыйтьли. Ә Башкортстанның ветеринария идарәсе хезмәткәре Руслан Байкеев сыерларның агулануын, инфекция булмавын әйткән. Сыер үләкксәләрен экспертизага җибәргәннәр. Беренче сыерлар үлүгә үк тиешле ярдәм күрсәтмәгән ветеринарлар эшеннән куылырга мөмкин дип хәбәр итә БСТ.

Интертат

Бәйле