Казанда йортларына төзелеш краны ауган кешеләр күченә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Казанда Совет районы хакимияте карары белән Альберт Камалиев проспекты 34нче йортның дүрт фатирында яшәүче гаиләләрне эвакуацияләгәннәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, зыян күргән фатирда яшәүчеләр вакытлыча туганнарына күченгән.

Кичә көчле җил аркасында Альберт Камалиев урамындагы 18 катлы йортка кран ауган иде.

Фото һәм видео: соцсети

Бәйле