Булат Җиһаншин Казакъстаннан кайтканда, уйламаганда Ландыш Нигъмәтҗанованы очрата

-- Гөлназ

Казан аэропортында Булат Җиһаншинны эләктердек. «Tatar Today» хәбәрчесе тиз генә берничә сорау биреп алды үзенә.

Дуслар җыелган җирдә

—Бу көннәрдә Казакъстан Сабантуйларында йөрүеңне беләбез. Сәфәрне кем оештырды? Юл чыгымнарын кем каплады? Җырчыларга җырлаган өчен күпме акча түләнде?

—Татарстан чит илләрдә яшәүче татарларга милли яктан терәк булып тора. Безгә Эльвира Хамматова белән берничә шәһәрдә җырларга туры килде. Талдыкорган шәһәрендә милли чапан бүләк иттеләр. Көтелмәгән бүләк булды бу. Ә җырчыларга күпме түләнүе сер булып калсын.

Кунакчыл Казакъстанда

—Казакъстан Татарстаннан аерыламы?

— Мондагы гаиләдә кимендә 4 бала булырга тиеш. Шуңа 6-8 балалы гаиләләр норма булып санала. Татарстанда да шундый канун булдырырга кирәк әле. Милли демография өстендә һәр гаилә тырышсын.  Охшаш яклар да бар. Анда татарлар бик күп.  Безнең телләр  дә бик охшаш. Рәхәтләнеп аңлашырга була.

Күп балалы гаилә турында хыялланган чак

—Истә калырлык вакыйгалар, мизгелләр булдымы?

— Кечкенә чакта культлы «Игла» фильмын ярата идем. Бу фильмны Алма-Атада яшәүче яртылаш татар булган Рәшид Номанов төшергән. Төп рольдә – Виктор Цой. Күптән түгел аңа атап һәйкәл куйганнар. Миңа шул урамда, шул урында булу бәхете тәтеде.

В.Цой һәйкәле янында балачакка кайткан кебек

—Самолётта очарга курыкмыйсызмы?  Мөгаен белгән догаларны җырлап менәсез һәм төшәсездер?

—Юк, ләкин кайтканда нервыланырга туры килде.  Казаннан очканда туры рейс булды, ә кайтканда өч самолёт белән күчә-күчә кайттык. Новосибирскта самолётка утыргач, тагын шаккатык — безнең белән коллегаларыбыз Гөлдания Хәйруллина, Хәмид Маткәримов, Алсугөл дә очалар икән.

Самолёт соңга калып очты, шуңа Мәскәүдәге трансферга җитешмәдек. Инде ниһаять, исән-сау Казан аэропортына килеп төшкәч, уйламаганда гына Ландышны очраттым. Дустын каршы алырга килгән икән.

Көтелмәгән очрашу

Озакка истә калыр әле бу Казакъстан Сабантуйлары!

Бәйле