Эльнар Сабирҗановка «стройка» тормышның икенче ягын ача

-- Лэйсирэ

Бу егетне эстрада сәхнәсе белән генә чикләп карау мөмкин түгел. Татар сәхнәсенә үз йөзе, кабатланмас моңлы көйләре, җырлары белән килгән артист ул, өстәвенә талантлы композитор да. Чын мәгънәсендә тел остасы да. Ничәмә-ничә яшь парларның иң бәхетле мизгелләрен уртаклашучы, бәйрәм мәҗлесләренә ямь өстәүче тамада, сөекле ир һәм яраткан әти Эльнар Сабирҗанов ул.

— Эльнар, җыр сәнгатенә Сезне кем яисә нәрсә алып килде? Бала вакыттан ук җырлыйсызмы?

— Үземне белгәннән бирле, мин җыр дөньясында. Күрәсең, ул миңа каннан күчкән. Әтием — Ринат, гомер буе үзен сәнгатькә багышлады. Биектау районында күп еллар мәдәният җитәкчесе булып эшләде. Шуңа да «балачагым сәхнәдә үтте!» — дисәм ялгыш булмас. Әнием — Галия, укытучы. Ул балаларга белем-тәрбия бирә. Узе җырламаса да, җыр-моңга гашыйк кеше. Сәнгатькә булган мәхәббәтне алар миндә бишектән үк уятканнар. Мин аларга барысы өчен дә чиксез рәхмәтлемен. Тагын күп еллар шулай, матур итеп, бергә-бергә, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын, Аллаһ боерса!

— Бүгенге көндә Сезне җырчы һәм композитор буларак беләбез. Төзүчелек өлкәсендә эшләвегез дә мәгълүм. Анысы хоббимы? Бу хакта аерым сөйләгезче.

— Әйе! Үзем җырлыйм, шулай ук үзем җырлар иҗат итәм! Бу минем күңелемнең халәте. Ә төзүчелек өлкәсенә килгәндә… Белмим, әллә хобби, әллә кирәк дип тапканга… Төзүчелек өлкәсе дигәч, ул «стройкада» йөрү түгел инде, билгеле. Кәгазь эше… Дөресен генә әйткәндә, ул миңа тормышның икенче ягын ача. Ул бит сәхнә тормышының капма-каршысы.

— Болардан тыш, туйлар-мәҗлесләр алып баруда да калышмыйсыз. Ничек барысына да җитешәсез?

— Тырышсаң, була! Туйлар-мәҗлесләр минем өчен тормышның зур бер өлеше. Кешеләргә яхшы, күтәренке кәеф бүләк итү, аларның шатлыгын бүлешү, ул бит үзе бер бәхет. Без бары тик бер генә яшибез, шуңа да башкаларга карата мәрхәмәтле һәм игелеклерәк булырга кирәк, минемчә. Ә андый җирдә, мәҗлестә булган бер кешедә дә явызлык булмый.

— Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дип нәкъ менә Сезнең кебекләр турында әйткәннәрдер, мөгаен. Иҗат, карьера белән генә чикләнмичә, тормыш иптәшегез Алсу белән матур гаилә корып, ике кызчык устерәсез. Сезнең мәхәббәт тарихына да тукталыйк әле…

— Гаиләм –тормыш мәгънәсе! Мин тулысынча үземне аларга багышларга тырышам. Иптәшем Алсу белән без бик күптәннән таныш. Беренче тапкыр бер-беребезне күргәндә безгә 14-15 яшьләр тирәсе иде. Ә инде мәхәббәт аңлату унсигездә булды. Минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем ул (көлә)! Бүгенге көндә ике кыз үстерәбез. Кызым — Эльзага 6 яшь. Ул, шулай ук сәнгатькә тартыла. Җырлый, фортепианода уйный. Күп кенә җыр бәйгеләрендә катнашып җиңүләргә иреште! Ә кечкенә кызым Айсылуга 1,4 ай. Ул апасының җырлаганын ишетсә, сикереп бии башлый. Шулай кичләрен өйдә концертлар куябыз (көлә).

— Үзе матур гаилә кыйммәтләрен саклый белүче кеше генә гаилә коруның нинди бәхет икәнен тоя беләдер, мөгаен… Ничәмә-ничә яшь парларның иң бәхетле мизгелләрен уртаклашучы кеше буларак та Сезне якынрак беләсе килә.

— Әйтеп узганымча, мин бар кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга тырышам. Булыша алганча булышам. Ләкин моның белән кулланучылар да юк түгел, кызганыч… Ә мәҗлесләргә килгәндә, ул минем өчен эш түгел, бәлки ял итү ысулы. Бу өлкәгә мин, шулай ук әтием ярдәме белән кереп киттем. 14-18 яшьтә әтием уздырган чараларда ди-джей булып эшләдем. 18 яшьтән дән соң үземне алып баручы буларак күрә башладым. Үрнәге әйбәт иде бит! Хәзер инде 12 елдан артык күп кенә кешеләрнең бәйрәмнәрен истә калырлык күңелле итеп уздыруга үз өлешемне кертәм. Төркемне заказ бирүче белән аның «юрганына карап» җыябыз. Кыскасы, иң мөһиме — үз эшеңне яратып башкарырга кирәк.

Сәхнә

Бәйле