Тәмле десерт — бланманже рецепты [адымлап, фото белән]

-- Лэйсирэ

Бу искиткеч тәмле, матур десерт — бланманже бик тиз һәм җиңел әзерләнә.

Кирәк:
* сөт (3,2 %) — 1/2 стакан;
* желатин — 1 аш кашыгы;
* ванилин — 1 г;
* эремчек (5%) — 300 г;
* каймак (20%) — 1 стакан;
* шикәр оны — 1/2 стакан;
* бакча җиләге — 5-9 данә;
* банан — 1 данә.

Эш барышы:
1. Сөткә желатин салып, 20-40 минут бүрттерәбез.

2. Эремчекне шикәр оны, каймак, ванилин белән катнаштырып, блендерда изәбез.

3. Җиләк һәм бананны турыйбыз.

4. Желатинны кайнар булганчы жылытабыз, әмма кайнатмыйбыз!

5. Желатинны салмак кына эремчеккә агызабыз һәм яхшылап болгатабыз.

6. Туралган җиләк һәм бананны салып яңадан болгатабыз.

7. Массаны силикон формага күчерәбез һәм ризык пленкасы белән каплыйбыз. 4-5 сәгатькә суыткычка куябыз.

8. Десерт формадан сынмый-ватылмыйча чыксын өчен, форманы берничә секундка кайнар суга тыгып алабыз. Бланманже формадан җиңел генә шуып чыгар.

Сөембикә

Бәйле