- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казан янындагы юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән. Шулар арасында җиде яшьлек бала да бар. “Татар-информ” агентлыгында бу урыннан видео барлыкка килде.
Авария Идел аша күпер тирәсендә “Малиновка” контроль постыннан ерак түгел урында булган. Татарстан номерлары булган “Киа” джибы һәм Ямал-Ненец округыннан килгән “Опель” иномаркасы кара-каршы бәрелешкән. Ике машина да җитди җимерелгән.
Авариядә имгәнгән кешеләрнең барысын да 12нче хастаханәгә илткәннәр.