Ялларда һава торышы нинди булачагы билгеле

-- Лэйсирэ

Татарстанда ял көннәрендә эссе һава торышы сакланып, температура 33 градус җылы булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген республикада явым-төшем көтелми.

Төнлә +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус җылылык саклачак.

30 июнь алмашынучан болытлы һава торышы, төнлә +12..+17˚, көндез +26..+31˚ булыр дип фаразлана.

1 июльдә дә синоптиклар матур җәйге көн вәгъдә итә. Республика районнары буенча шулай ук +33˚ка кадәр эсселек саклана.

Фото: alcoexpert.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий