Булат Җиһаншин Ландыш Нигъмәтҗанова белән очрашуын язган Татар-тудейга шелтә белдерә

-- Лэйсирэ

27 июнь Булат Җиһаншинның Казакъстаннан кайтуын, кайтышлый, аэропортта күп кенә танышларын, шул исәптән Ландыш Нигъмәтҗанованы очратуын язган идек. «Tatar Today» хәбәрчесе җырчы белән тиз генә аралашып та алырга өлгерде. Ләкин бу очрашуның ахыры көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты: язма чыккач, Булат Җиһаншин Инстагамында Татар-тудейга шелтә белдерде.

«Татар тудей» статьяларның исемләрен уйламыйчарак язалар. Нишләп мин Ландышны очратып — шок кичерергә тиеш соң, ул бит, Аллаһ сакласын, үлеп терелгән кеше тугел. Мин бит: көне буена аэропортларда коллегамларны очратуыма шаккаттым дидем. Башта Новосибирскта Хәмид Маткаримов белән Алсугөлне, Мәскәүдә төшкәч Гөлдания Хайруллинаны, Казанда төшкәч Ландыш Нигмәтҗанованы очраттым. Шаккаттым, ләкин шок кичермәдем! Татар теле бит бу, дуслар. Татарча бик аңлап бетермәгән кешеләргә аңлатабыз: «шаккаттым»-«удивился», ә «шок кичердем» — «испытал шок»! Хөрмәтле #татартудей , әзрәк УЙЛАБРАК ЯЗЫГЫЗЧЫ АЛДАГЫ СТАТЬЯЛАРЫГЫЗНЫ. БОЛАЙ ЯРАМЫЙ БИТ ИНДЕ.

Публикация от BULAT JIHAN БУЛАТ ЗИГАНШИН (@bulat.ziganshin)

Теләкләре өчен без Булат әфәндегә һәм, гомумән, безнең язмаларыбызны укып барып, битараф калмаучыларга бик рәхмәтле. Бу пост безгә тагын да яхшырак эшләргә илһам бирде!

 

Бәйле