Зәйдәге шартлаудан соң өченче кеше вафат: аны хастаханәгә урнаштырудан баш тартканнар

-- Лэйсирэ

Зәйдәге торак йортларның берсендә газ шартлаудан өченче кеше вафат булган. 44 яшьлек Юрий Журавлев баш миенә кан савып үлгән, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online»га мәрхүмнең күршесе. Александр Исаков сүзләренчә, шартлауда зыян күрүенә карамастан, Юрий Журавлевны хастаханәгә урнаштырудан баш тартканнар. Шартлаудан соң ул вакытлыча Боз сараенда яшәп, шунда җан биргән.

Беренче корбан — шартлау вакытында алган имгәнүләрдән хастаханәдә вафат булган эшче иде. Аннан соң ДРКБ реанимациясендә пенсионер хатын-кыз вафат булды.

Зәйдә Никифоров урамындагы 5 катлы 8 подъездлы йортның 5нче катындагы фатирда шартлау аркасында барлыгы 10 кеше зыян күрүе билгеле. Арада – 8 яшьлек кыз бала бар.

Әлеге фаҗига газ шартлау нәтиҗәседә килеп чыккан дип хәбәр иткән идек.

Фото: «БИЗНЕС Online»

Бәйле