ИлГәрәй гаделлек эзләп суд юлын таптый

-- Лэйсирэ

Җырчы, телевидение алып баручысы ИлГәрәй соңгы айларда еш суд юлын таптый. Өч ай элек, һәлакәткә очрап, машинасына шактый зыян килгән. Җырчыны судның гадел хөкем чыгармавы, иминият компанияләренең акчаны аз күчерүе борчый. Шуңа, дөреслек эзләп, судтан судка йөри. Эш һаман дәвам итә.

— Бездә хаклы икәнлегеңне раслау җиңел түгел. Хастаханәгә барсаң да, юл һәлакәтенә эләксәң дә… — бер җирдә дә гаделлек юк дәрәҗәсендә! — ди ИлГәрәй. — Әмма бер урында таптанып торырга җыенмыйм. Дөреслекне яратам. Үз дигәнемә ирешергә тырышам…

— Кайберәүләр, ИлГәрәй хәзер күренми, ди…
— Берьюлы дүрт җырга клип төшерергә җыенам. Җырларым радиода күп яңгырамый. Кем “ВКонтакте”, “Инстаграм”ны күзәтә, “Мәйдан” каналын карый, алар иҗатым белән танышып бара…

— “Мәйдан”да “Хәрәкәттә — бәрәкәт”не хәзер Сөмбел Билалова белән алып барасың. Аңа ияләштеңме?
— Башта үзем генә алып бардым. Аннан Фәнил Вакказов белән эшләргә тотындык. Аңа ияләшкәч, тагын алмаштырдылар. Фәнилнең башка проектлары да бар. Экранга гел ул чыкса, кызык түгелдер, бәлки. Шуңа әлеге карарга килгәннәрдер.
Сөмбелнең сөйләм байлыгы, дикциясе бар. Әлегә ияләшү процессы бара.

— Тамашачы ничек кабул итте?
— “Сөмбел хатының түгелме?” — дип тә язалар.

— Җырчы Альбина Апанаева белән дә “кавыштырганнар” иде.
— Әйе, заманында Альбина белән дә “кавыштырдылар” (көлә).

— Кызың Әдилә белән “Ютуб”та еш күренәсең…
— Үзебезчә канал ачтык. Гаилә, кызым Әдилә белән кызыклы видеолар куябыз.

— Әдилә бакчаны тәмамлаган икән. Кайсы мәктәпкә бирергә җыенасыз?
— Әдилә бакча белән саубуллашты. Үзем укыган 149 ынчы татар мәктәбенә барачак. Камиләбез апасы урынына шушы ук бакчага китәчәк. Шунысы бар: бакча урыс телле балалар өчен. Ачу килә: башта фатирдан фатирга кереп, ничә балагыз бар, сез татармы, татар телен беләсезме, дип сорашып, белешмә туплап йөриләр. Әмма барыбер, татар булып та, урыс мәктәбенә, бакчасына билгеләп куялар. Ни өчен ул очракта вакыт үткәреп, эш күрсәтеп йөриләр?! Аннары, татар телен белми, диләр. Әлбәттә, урыс яслесенә йөргәч, белми инде. Ярый әле гаиләдә туган телдә сөйләшәбез…

Лилия ЙОСЫПОВА, Ирек мәйданы

Бәйле