Уфада интернет аша яңа туган сабыйлар сатыла

-- Лэйсирэ

Башкортстанда республика Прокуратурасы яңа туган нарасыйларны сатучы алты интернет-ресурс булуын ачыклаган. Бу сайтларда ниндидер сәбәпләр аркасында сабыйларын гаиләләрендә калдыра алмаучылар аларны сату турында игъланнар урнаштырган.

«Башинформ» язуынча, әлеге сайтлар Роскомнадзор тарафыннан ябылган. Баланы уллыкка алу процедурасын бозу, аларны законсыз рәвештә гаиләгә тәрбиягә бирү һәм алу процедуралары бозылу факты буенча җинаять эше ачылган. 

Тикшерү дәвам итә.

Фото: pixabay.com

Бәйле