“Мунча ишеген ачма дип, син җиттең малайның башына, үзең үлгән булсаңчы…”

-- Лэйсирэ

Таныш түгел хатын чылтыратты. Мине яхшы белүе турында, телефонны, адресны кемнән алуы турында әйтеп, йомышын җиткерде, очрашырга иде диде. Ул көнне мине Ветераннар клубына – Тукай көненә багышланган очрашуга чакырганнар иде, шуңа очрашуны икенче көнгә билгеләдем. Килде яңа танышым.

Олы яшьтәге, бик таушалган, йончылган карчык икән. Гозере шул – китабымны сатып алмакчы. “Сатылып бетте шул”, – дидем. Яңа танышым соңыннан чыккан “Ә мин менә болай дип әйтәм” дип аталган, 300 битле саллы гына китапны берәүдән алып караштырып чыккан да, шуны сатып алырга тели. Ул китапта “Ис тию” дигән язмам бар, ханым шуңа бәйле ачы язмышын бәян итте.

– Кыш уртасында ярты көнне сарыф итеп ир мунча якты, – дип сүз башлады ул. – Өйләдән соң мин тиз генә идән-ләүкәләрен юып кайттым. Мунча әле исле иде. Ир имән утыны да өстәгән, себерке-миллекне дә пешереп тормадым. Аны беренче барган кеше пешерә инде. Гаилә ишле, әле урын өстендә ятучы каенана да бар. Аны ике кыз юындыралар, үзем дә катнашам инде: ни дисәң дә кеше гәүдәсе, ә кызлар әле яшь. Клубка чыгасы бар дип, мунчага башта язга армиягә китәсе үсмер малай ашыкты.

Ирем: “Ишегеңне ачып куеп кермә, суытма мунчаны, әле тагын алты-җиде кеше керәсе бар!” – дип, аның артыннан кычкырып калды. Мин нидер әйтергә омтылып та әйтә алмадым, никтер тиктомалдан эчем пошып, улым артыннан карап калдым. Соңгы тапкыр күрүем икәнен күңелем сизгән икән… Ир мал-туар карарга чыгып китте, мин мич, казан тирәсендә кайнаша калдым. Вакыт чамасын да югалтканбыз, ир маллар карап, абзар-сарайларны чистартып кергәч: “Йә, хәзер кемнәр бара мунчага, Габделхәй кайткандыр бит инде?” – диде. Бәрәч, кайтмады бит әле дип, икәүләп мунчага чыгып йөгердек.

Мунча ишеген ачып җибәрүгә ләүкәдә хәрәкәтсез яткан малайның гәүдәсен күреп алдык, ә мунча ташында себерке көеп, яфраклары каралып беткән. Башта мунча өйалдына күтәреп алып чыгып бераз киендердек, аннан өйгә алып кайтып нашатырь да иснәтеп карадык, авыл фельдшерын чакырып та файда булмады – улыбыз үлеп китте. Шул көннән башлап минем дөнья белән алыш-бирешем бетте. Ирне өзми-куймый талый торган булып киттем. Ажгырып, һәр иртәне ямьсез-тәмсез сүзләр белән башлыйм: “Мунча ишеген ачма, кызуы бетә, имеш, син җиттең малайның башына, үзең үлгән булсаңчы…”

Нишләптер малайны аерып ярата идем, ике кыз да бар бит, югыйсә. Үзебезнең мунчага кермәс булдым. Хәлемне аңлап, авылдагы сеңлем сирәк кенә үзләренә мунчага чакыра иде. Бәла үзе генә йөрми. Үзен гаепле санаган ир, минем талауга да чыдый алмыйча, ишегалдындагы келәт матчасына кереп асылынды. Бусы инде язга таба иде. Миңа ияреп кызлар да әтиләренә кырын карап, ямьсез сүзләр әйтә башлаганнар иде шул. Түр өйдә 80нән өстә чаршау артында авырып яткан каенана ниләр кичергәндер. “Аллаһы Тәгалә мине үз янына алмыйча сөлек кебек улым белән оныгымны алып, нишләп мине дөньялыкта ук тәмуг утларында яндыра?” – дип, җанымны ашый иде…

Инде хәзер еларга күз яше дә бетте. Ник, кем өчен яшәгәнемне дә белмим…

– Кызларың исәннәрме соң, гаиләлеме? – дип сорадым бичара карчыктан.

– Исәннәр, икесенең дә үз тормышы.

– Соң, булганына Ходайга шөкерана кылып яшәргә кирәк, һәрвакыт үткәннәрне генә уйлап утырма, – дип, үземә дә чамалы акылны биреп, чәйләр эчереп озаттым яңа танышымны. Укыгач, үз вакытың белән кертерсең дип, үземдә калган бердәнбер китабымны биреп чыгардым.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы

Татарстан яшьләре

Фото: banizilant.ru

Бәйле