Өй шартларында бик җиңел ясалучы туңдырма рецепты

-- Лэйсирэ

Интернетта өйдә ясала торган туңдырма рецептлары бик күп. Еш кына алар шактый катлаулы була. Ләкин барысы да диярлек бик тәмле чыга. Ә бу рецепт тиз дә, тәмле дә, җиңел дә. Эссе көннәр өчен менә дигән десерт!

Әлеге туңдырманы ясау өчен нибары 2 ингредиент кирәк булачак! Ул да булса сгущенка һәм сливки. Сливки майлырак һәм тәмлерәк булган саен яхшырак. Сливки белән сгущенка 1-1 күләмендә, ягъни тигез булырга тиеш. Баллылыгы әзрәк булуын теләсәгез сгущенканы бераз әзрәк салыгыз. Шулай ук, бу туңдырмага бераз ваниль шикәре өстәргә була.

Башта сливкины миксер белән күпертәбез, аннан сгущенканы өстибез һәм әйбәтләп, бер массага әйләнгәнче болгатабыз. Морозилкага тыгып 2-3 сәгать көтәбез.

Туңдырма әзер! Ашыгыз тәмле булсын!

Идел

Бәйле